Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
21 октябрь 2022, 10:38

«Ягуар» юл читенә төшеп киткән

2022 елның 15 октябрендә Чишмә–Келәш–Уфа автомобиль юлында 50 яшьлек ир идарә иткән «Jaguar XF», фаразлау буенча Яңа Абдулла ягына борылганда, юл читенә төшеп капланган.

«Ягуар» юл читенә төшеп киткән
«Ягуар» юл читенә төшеп киткән

Машина йөртүче ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче җан биргән. Машинадагы 36 һәм 40 яшьлек хатын-кызлар, шулай ук 46 яшьлек ир төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Берничә экспертиза уздыру билгеләнгән, юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү бара.

«Ягуар» юл читенә төшеп киткән
«Ягуар» юл читенә төшеп киткән
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: