Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
5 октябрь 2022, 14:45

АДПИ гомерне һәм милекне саклый

Чишмә районында аерым категория гражданнарны янгын турында хәбәр итүче җайланмалар белән республика бюджеты хисабына тәэмин итү рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы эш дәвам итә.

АДПИ гомерне һәм милекне саклый
АДПИ гомерне һәм милекне саклый

– Чишмә районы буенча өлкәннәргә, шул исәптән сугыш чоры балаларына 1340 прибор куелды. Алар 22 кешенең, шул исәптән өч баланың гомерен саклап калды да инде. Янгын турында хәбәр итүче җайланмалар Кушкуак, Ибраһим, Күчем, Игнатовка, Түбән Хаҗәт, Кызылгы, Ярми авылларында һәм ике очракта Чишмә поселогында сигнал бирде, – дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү инструкторы Илхомжон Ачилов.

Башкортстан илдә 2030 елга кадәр янгын сагы-коткару көчләрен үстерү стратегиясе кабул ителгән һәм тормышка ашырылган бердәнбер төбәк булып тора. Халыкны кагыйдәләрне санга сугарга, якыннарын һәм үзләре яшәгән йорт-кураларны янгыннан сакларга өндибез.

Янгын чыгу турында хәбәр итү җайланмасын (АДПИ) бушлай алу өчен эш көннәрендә 9дан 18 сә-гатькә кадәр Янгыннарны кисәтү үзәгенә 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча шалтыратып яки электрон почта аша: [email protected] – гариза калдырырга кирәк.

Ул сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга һәм ветераннарга, шулай ук 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган кешеләргә, ягъни сугыш чоры балаларына, социаль яктан имин булмаган (аз керемле һәм  7 яшькә кадәр, ягъни 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган балалары булган гаиләләргә), 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга, ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына, һәлак (вафат) булган сугыш инвалидының яки Бөек Ватан сугышында катнашучының гаилә әгъзаларына, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына бирелә.

Янгын турында хәбәр итүче җайланманы хәзер шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы һәм Күп функцияле үзәк (МФЦ) аша алу мөмкинлеге дә бар.

Безнең белешмә

2016 елдан башлап республикада 455 меңнән артык АДПИ бирелгән, аларның 223 очракта кабынуы теркәлгән, нәтиҗәдә, янгыннар вакытында 744 кеше, шул исәптән 281 бала исән калган. Агымдагы елда янгын турында хәбәр итүче җайланмалар 29 тапкыр сигнал биргән һәм 51 кешенең, шул исәптән 12 баланың гомере коткарылган.

АДПИ гомерне һәм милекне саклый
АДПИ гомерне һәм милекне саклый
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: