Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өч һәлакәт һәм 12 үлем…

Алар булмаска да мөмкин иде, әмма… Соңгы атнада Башкортстанда киң яңгыраш алган һәм һәрберсендә берничә кеше һәлак булган берьюлы өч авария теркәлде.

Өч һәлакәт һәм 12 үлем…
Өч һәлакәт һәм 12 үлем…

Аларның һәркайсы – коточкыч, әмма шул ук вакытта шулкадәр мәгънәсез, водительләр аз гына игътибарлырак булса, һичшиксез, кешеләр һәм бигрәк тә балалар үлемен булдырмаска мөмкин иде. Түбәндә сүз шул хакта.

Беренче вакыйга. Игътибарны югалту

Нәрсә булган: Уфада Софья Перовская һәм Аврора урамнары киселешендә 28 яшьлек водитель хатын сулга борылганда җәяүлеләр кичүендәге биш яшьлек бала белән хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүчеләр вакыйга урынында һәлак була.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше хәрәкәт вакытында үзенең күкрәк баласын ашата башлавын, ә бәрелгәннән соң, педальләрне бутап, тормоз урынына газга басуын белдерә.

Хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү тәмамланганга кадәр ул беркайда да китмәү турында подписка астында булачак.

Үзеңне ничек тотарга: Руль артында баланы ашатуга бүленүнең мәгънәсез эш икәнлеге һәркемгә дә аңлашыла. Бу җәһәттән шуны да билгеләү мөһим: 99 процент очракта юл-транспорт һәлакәтенә игътибарны югалту сәбәпче. Ун ел элек бездә машина йөрткәндә телефон аша сөйләшүне тыйган закон очраклы гына кабул ителмәде, моның өчен 1500 сум штраф салалар. Ни өчен? Чөнки, әллә нинди мөһим кеше булмагае, аны түгел, ә юлны тыңларга кирәк. Барып җиткәч сөйләшерсең. Федераль трассаларда һәм Уфа кебек зур шәһәрләрдә юллардагы хәл секунд эчендә генә түгел, секундның бер өлеше саен үзгәреп тора. Көзгегә карадың, карашыңны алдың, кабат карарга кирәк – кемдер, һичшиксез, «калкып» чыккан булачак.

Һәрвакыт як-якка карарга кирәк. 2013 елда Уфада бик җитди юл-транспорт вакыйгасы теркәлде: исерек «мажор» иртән клубтан чыгып, светофорның кызыл утына юлны үтеп китә, каршы як полосага чыгып, бер төркем кеше өстенә менә һәм аларны автобуска кысрыклый. Бер хатын-кыз һәм машина йөртүченең юлдашы һәлак була. Шул вакыйгадан соң күп кенә җәяүлеләр юлны аркылы чыкканда «башта сулга, аннары уңга» түгел, ә бөтен якка

берьюлы карарга һәм барлык машиналар да туктамыйча хәрәкәтне башламаска кирәклеген үзләре өчен кагыйдә итеп алды. Чөнки, тормыш күрсәтүенчә, хәвеф теләсә кайсы яктан сагаларга мөмкин.

 

Икенче вакыйга. Транспорт мәсьәләсе

Нәрсә булган: Икенче коточкыч авария Благовар районының Кашкалаша авылы янында булды. Пассажир автобусы тулы тизлектә юлга тамга сызган эшчеләрне саклап акрын кына хәрәкәт итүче «КамАЗ»га бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, биш пассажир шунда ук һәлак була, алтынчысы «ашыгыч ярдәм» табиблары кулында җан бирә.

27 яшьлек шоферга карата җинаять эше кузгатылган, аңа җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.

Үзеңне ничек тотарга: Анда нәрсә булганлыгы әлегә аңлашылмый. Участокта «сукыр» зоналар юк, юл туры һәм тигез, юл-транспорт һәлакәте урыныннан йөз метр ераклыкта гына тизлеккә радар куелган. Шофер дусларына СМС язар өчен бер мизгелгә игътибарын юлдан күчергәнме? Аның хәле начарланганмы? Кагыйдәне бозып хәрәкәт иткән «КамАЗ» гаеплеме? Барлык сорауларга җавапларны без түземсезлек белән тикшерүчеләрдән көтәбез. Әлегә менә нәрсә мөһим.

Җәмәгать һәм бигрәк тә шәһәрара транспортка идарә итүчеләр эшен, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш, сез дә контрольдә тота аласыз. Әгәр машина йөртүче акылдан язган кебек куса, ә машина менә-менә очып китәр һәм җимерелер кебек булса, яисә водительның күзләре кызыл һәм карашы куркыныч икән, кисәтү ясарга тартынмагыз. Һәркем дә хәвефсезлек өчен мөһим булган нормаларны үтәми һәм күпләренең йокылары туймый. «Бомбилалар» белән йөргән кешеләр белә: алар иртә таңнан, әйтик, Хәйбулла районыннан кузгала, төштән соң – Уфада, төшке аштан соң кайтып китәләр, төнгә каршы өченче тапкыр да юлга чыгарга мөмкиннәр. Һәм бу көн саен шулай. Билет бәясендәге йөз сум аерма хакына сез үз гомерегезне куркыныч астына куярга әзерме? Әйткәндәй, бәлки, поездда йөрү яхшырактыр? Хәзер республиканың барлык тарафларына диярлек матур заманча электричкалар җибәрделәр.

 

Өченче вакыйга. Исерек герой

Нәрсә булган: «Ауди»дагы исерек водитель иртә таңда юл читеннән барган дүрт кызны бәрдереп үтергәч, бик азларның гына үзәкләре өзелми, күзләре яшьләнми калгандыр. Кызлар ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.

Кулга алынган вакытта 23 яшьлек «лихач» үзе дә елап җибәрә. Суд утырышы залында пыяла артында утырган «узышчы»ның тәүбәгә килеп гаебен тануы ачык күренде. Ким дигәндә, 18 августка кадәр ул арест астында булачак. Егеткә сигез елдан унбиш елга кадәр төрмә яный. Аның эшен республика Башлыгы Радий Хәбиров шәхси контроленә алды.

Үзеңне ничек тотарга: исерек шоферларга каршы чара юк. Алар куркыныч, бер нәрсә дә аңламыйлар һәм үз акылларында түгелләр. Бервакыт «БСТ» каналында ЮХИДИ хезмәткәрләренең исерек шоферларны тоткарлавы турында сюжет булды. Исерек килеш йөрергә яратучыларның берсенең хатыны камера алдында гауга куптарды, янәсе, нигә сез иремне штрафка тарттырасыз, ул «нибары литр ярым сыра эчте һәм беркемне дә үтермәде». Аллаһка шөкер, вакытында тоткарлаганнар һәм ул беркемне дә бәрдерергә өлгермәгән. Ел башыннан Башкортстанда сигез меңгә якын исерек шофер тоткарланган! Аларның 105е юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган, калганнары өлгермәгән генә.

Күптән билгеле, кандагы алкогольнең минималь дозасы да физиологик реакцияне акрынайта. Син исерек түгел, акылың камил, аякларыңда ышанычлы басып торасың, тик реакция инде икенче, карарлар күпкә акрынрак кабул ителә, үзеңнеке белән чит машина яки башка киртә арасын бәяләү кыенлаша, ә курку һәм саклану хисе югала.

Дәүләт думасында исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкны катылату турындагы законнарга төзәтмәләр пакеты ята, шул исәптән безнең депутатларның, водитель эчкән килеш тотылса, автомобильне конфискацияләү башлангычы да. Бу мәсьәлә буенча әлегә анык карар юк, бу якын киләчәк эше. Берлектә без руль артына эчеп утыруны – «текәлек» күренеше, ә эчкән «лихач»ларны – кыю геройлар түгел, ә, бәлки, һәркем аларга чирканып караган иң мескен бәндәләр итә алабыз.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Ел башыннан Башкортстанда 1692 авария теркәлгән, аларда 182 кеше һәлак булган һәм 2147 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, уртача 12 процентка кимрәк, әмма абсолют саннарда һәр үлем – зур фаҗига һәм кайтарып булмый торган югалту.

Өч һәлакәт һәм 12 үлем…
Өч һәлакәт һәм 12 үлем…
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: