Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомерләр коткарып калына

Илхомжон Ачилов, янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Кызылгы авылында, электрчыбыкта кыска ялганыш булу сәбәпле, чак кына янгын чыкмый кала.

Гомерләр коткарып калына
Гомерләр коткарып калына

Янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышы иртүк бөтен гаиләне аякка бастыра.

Хуҗабикә сүзләренә караганда, бу көнне балалары һәм оныклары кунакка кайткан була. Иртәнге дүрттә барысы да сирена тавышына уяна. Кухняга йөгереп керсә, микродулкынлы мичтән чыккан төтен түшәмгә кадәр күтәрелгән. Ул шунда ук розеткадан шнурын тартып алып, аны урамга алып чыга. Өйне тулысынча җилләткәннән соң гына кире керәләр.

«Сирена безгә мирас буенча калды – ул 2021 елның апрелендә Янгыннарны кисәтү үзәге һәм авыл Советы ярдәмендә «55 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнар» категориясе буенча куелган иде, йорт хуҗасы вафат булгач янгын хәбәрчесе аның балаларын «сак астына алды» (ред. искәрмәсе.) Ул тавыш бирмәсә, без йоклаганда зәһәр төтенгә тончыгып үлгән булыр идек. Күз алдына китерү дә куркыныч. Ярый әле барысы да уңышлы тәмамланды. Һәр йортка АДПИ куярга, шул рәвешле үзләренең һәм якыннарының гомерен саклап калырга киңәш итәбез», – ди хуҗабикә. 

Микродулкынлы мичнең ни сәбәпле төтенләп утыруы билгесез. Электрүткәргечләр яңа, белгечләр фаразлавынча, электрчыбыкта кыска ялганыш булгандыр, мөгаен.

Күптән түгел янгын хәбәрчесе Чишмә районында яшәүче тагын бер кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Түбән Хаҗәт авылында ялгыз яшәүче 82 яшьлек әби плитәгә таба куя һәм оныта. Ярый әле өйдә урнаштырылган АДПИ тавыш бирә. Хуҗабикә газ кранын ябып куеп өй эчен җилләтә һәм янгын хәбәрчесе үзеннән үзе сүнә, беркемгә зыян килми. 

Чишмә районында янгыннарны кисәтү чаралары еш уза. Исегезгә төшерәбез, республикада 12 категория граждан янгын хәбәрчесен бушлай алала (бу хакта тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://gkchs.bashkortostan.ru/activity/4471/.

Моның өчен янгыннарны кисәтү үзәгенә барып, яки 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча эш көннәрендә шалтыратып яки электрон почта аша ([email protected]) 9дан 18 сәгатькә кадәр гариза бирергә кирәк.

АДПИ урнаштырып сез мөлкәтегезне генә түгел, ә үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен дә саклап калырсыз. Башкортстанда янгын турында хәбәр итүче җайланмалар 2016 елдан бирелә башлады. Бу вакыт эчендә республикада яшәүче 708 гражданның гомере саклап калынды, шуларның 271е – балалар. Ә Чишмә районында сиреналар ярдәмендә җиде очракта янгыннарны булдырмый калуга ирешелде.

Һәм бу бары тик Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча янгыннарны кисәтү хезмәте үзәгендә билгеле булган рәсми мәгълүматлар гына.

Гомерләр коткарып калына
Гомерләр коткарып калына
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: