Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
3 февраль 2022, 12:11

Ике тапкыр алдаганнар

Районда яшәүче 35 яшьлек хатын Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә банк картасыннан 344 мең сум акчасын урлаган мошенникларны тотуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Ике тапкыр алдаганнар
Ике тапкыр алдаганнар

Ачыклануынча, 19 гыйнварда төшке аш вакытында аңа таныш булмаган кеше 8 (495) 627-13-01 номерыннан шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул аңа «Кемдер сезнең исемнән кредит алырга тырыша» дип хәбәр итә һәм картада күпме акча булуы белән кызыксына. Шуннан соң «банк хезмәткәре» акчаларны саклау өчен икенче урынга күчерергә тәкъдим итә. Хатын, җинаятьче кушканнарны үтәп, 144 400 сум күләмендә булган барлык акчасын ул әйткән банк картасы хисабына күчерә. Ә 20 гыйнварда аңа янә әлеге абонент шалтырата һәм чит кешеләр аның исеменә 200 000 сум кредит алырга омтыла, дип хәбәр итә. Хатынга шул ук суммада кредит алу өчен гариза бирергә һәм картада калган акчасын тагын «хәвефсез урынга» күчерергә тәкъдим итә. Ул кушканнарның барсын да эшли, шул рәвешле мошенниклар хисабына янә 200 мең сум акчасын күчерә.

Полициядә билгеләп үтүләренчә, мошенниклар аңа төрле номерлардан шалтыратып, уйларга да вакыт бирмәгәннәр, тик чынлыкта барлык шалтыратулар виртуаль, ягъни алыштырылган номерлардан булган.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча (зур күләмдә мошенниклык) җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү бара.

Сак булыгыз! Шушы өч кагыйдәне исегездә калдырыгыз:

– Банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмый;

– Банк картасындагы кодны беркемгә дә әйтмәгез;

– Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырса, телефонны сүндерергә һәм банк картасында күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратып бу турыда хәбәр итәргә кирәк.

Ике тапкыр алдаганнар
Ике тапкыр алдаганнар
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: