

6 гыйнварда иртәнге сәгать биштә Красный Октябрь авылында йорт яну турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә өй һәм каралты-кура янып бетте. Йорт хуҗасының утны үзаллы сүндергәндә тәне пешкән. Зыян күләме һәм янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
10 гыйнварда Санжаровка авылында да бер йортта янгын чыга. Бу вакытта унөч яшьлек кыз өйдә була. Ул өйдән вакытында чыгып китү аркасында исән кала һәм күршеләрен ярдәмгә чакыра. Әлеге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана. Кыз үзе хәбәр итүенчә, ут җылыткыч приборның мендәр өстенә килеп төшүе сәбәпле чыккан.
Ел башыннан бирле республикада 175 янгын булган, анда 9 кешенең, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән, 14 кеше зыян күргән.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге хәбәр итүенчә, янгыннарның 90%тан артыгы гражданнарның йортларында һәм каралты-кураларында булган. Төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү һәм исерек хәлдә булу.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты район халкына мөрәҗәгать итә: янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар төзек булырга тиеш, хәвефсезлек максатында балаларыгызга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатыгыз. Янгынның ни сәбәпле чыгарга ихтимал булуы турында сөйләргә, ут белән көрәштә һәм янгын чыкканда дөрес карар кабул итәргә өйрәтү мөһим.
Ут чыгуны күрү белән кичекмәстән «112» телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк, чөнки мондый очракта һәр минут кадерле. Кешеләрнең гомерен саклап калу янгын турыда никадәр тизрәк хәбәр итүгә дә бәйле.