Чишмэ
+27 °С
Облачно
Вакыйгалар һәм фактлар
23 Октября 2021, 11:37

Саламга ут төртеп йорт яндырганнар

20 октябрьдә Каранъелга авылында күп балалы гаилә яшәгән йорт янган. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Ачыклануынча, ихатада уйнап йөргән балалар саламга ут төрткәннәр, нәтиҗәдә ут каралты-курага үрләгән, күршедәге йортка да зыян килгән.

Саламга ут төртеп йорт яндырганнарСаламга ут төртеп йорт яндырганнар
Саламга ут төртеп йорт яндырганнар

Әлеге вакытта күп балалы гаилә вакытлыча туганнарында яши.

Янгыннар күп очракта балаларның ут белән шаяруы, өлкәннәрнең аларны игътибарсыз калдыруы сәбәпле чыга.

Хөрмәтле ата-аналар!

Бәләкәй балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны ышанычсыз, бигрәк тә тәртипсез тормыш рәвеше алып барган кешеләр белән аралашудан саклагыз;

Шырпы һәм уткабызгычларны балалар кулы җитмәслек урынга куегыз;

Кечкенә балаларны электрприборлар, ягылган мич яки камин янында калдырмагыз;

Янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма урнаштырыгыз.

Яшь бала хәвеф янаганда үзен саклап кала алмый, һәм аны яклау – сезнең бурыч! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Исегезгә төшерәбез, быел янгыннарда 13 бала һәлак булды.

Саламга ут төртеп йорт яндырганнар
Саламга ут төртеп йорт яндырганнар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас