

Бу хәлгә ачыклык кертүне сорап редакциягә пенсионерлар мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге әйберләрнең чынлыктагы бәясе күпме тора? Алар арзанлы аналоглардан нәрсәсе белән аерыла? Бердәм хәвефсезлек системасы агентлары кемнәр ул, һәм ни өчен өлкәннәр мошенниклар кулына эләгә? Әйдәгез, бу проблемага ачыклык кертик.
БР Дәүләт комитетының Янгыннарны кисәтү үзәге инспекторы Ильхомжон Ачилов белән бергә әлеге «агентлар» товар сатып йөргән йортларда булдык. Гыйззәтуллин урамындагы йортның бер подъездында яшәүче өлкән яшьтәге ике хатын мошенниклар кармагына эләккән. Аларның берсенә 2990 сумга янгын турында хәбәр итүче ике җайланма сатканнар, икенчесе шул ук бәягә янгын сүндергеч сатып алган. Аны сатучы мошенниклар янгын турында хәбәр итүче җайланма бер сәгатьтән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәлеге белән автомат рәвештә элемтәгә керәчәк, дип аңлатканнар. Алар бу вакыт эчендә клиент белән ялган килешү төзергә һәм акчаны алып чыгып китәргә өлгергәннәр.
Әйткәндәй, әлеге 1490 сумлык җайланма кибеттә нибары 255 сум тора. Ә янгын сүндергечнең бәясе – 600 сум. Ильхомжон Ачилов хәбәр итүенчә, элек мошенниклар янгын турында хәбәр итүче җайланмалар гына саткан булсалар, хәзер ассортимент арткан – янгын сүндергечләр дә барлыкка килгән.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Чишмә районы территориясендә үзләрен әлеге ведомство хезмәткәрләре дип таныткан билгесез затлар эш итә, дип кисәтә.
Шул ук вакытта алар өлкән яшьтәге кешеләргә янгын турында хәбәр итүче автоном җайланманы бик кыйммәт бәягә – 1500 сумнан башлап 10 000 сумга кадәр саталар.
Мошенниклар үзләрен янгын хәвефсезлеген, электр җиһазларның һәм газ приборларының торышын тикшерү максатында йортка кертүне таләп итәләр. Ә аннан соң, өйдә янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлми дип куркытып, хуҗаларга әлеге әйберләрне сатып алырга тәкъдим итәләр.
Исегезгә төшерәбез, Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты белгечләре төрле тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә махсус формада булырга, гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, алар бернинди коммерция хезмәте дә күрсәтми һәм гражданнарга нинди дә булса җиһазлар сата алмый.
Шуның кебек сатып алырга тәкъдим итүче шикле затлар килгән очракта, аларның эшчәнлеген туктату өчен «112» телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Шуны билгеләп үтик, янгын турында хәбәр итүче иң гади һәм арзанлы җайланма батарейкасы белән бергә якынча 250 сум тора. Әлбәттә, хуҗаның телефонына сигнал җибәрү функциясе булган заманча модельләр дә бар, аларның бәясе кыйммәтрәк. Әмма намуссыз затлар иң арзанлы модельләрне премиум-класслы җайланма бәясе буенча сатарга омтыла.
Шул ук вакытта бу приборларның сертификаты һәм төзек булуына бернинди дә гарантия юк.
Хөрмәтле район халкы, әгәр сезнең өлкән яшьтәге туганнарыгыз, дусларыгыз яки танышларыгыз булса, аларга мошенникларның шул рәвешле халыкны алдап йөрүе турында сөйләгез.
Шуны да әйтеп үтик, янгын турында хәбәр итүче җайланманы урнаштыру ирекле эш, беркем дә кешене үз фатирында яки йортында бу приборны урнаштырырга мәҗбүр итә алмый.
Шул рәвешле алданган кешеләрнең участок полицейскиена мөрәҗәгать итүен яки мошенниклык турында урындагы полиция бүлегенә гариза язуын сорыйбыз.
Әйткәндәй
Бу атнада БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторлары Чишмә поссоветы хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз кешеләргә һәм 2014 елның 1 апреленнән 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган балалары булган гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны бушлай бирә башлады.