Аны су төбеннән Уфа шәһәренең эзләү-коткару отряды водолазлары эзләде, әмма елганың бу урыны болганчык, агач ботаклары һәм ауган агачлар белән чүпләнгән булуы сәбәпле, эш катлауланды. Аның гәүдәсен бер туганы 27 майда Йоматау станциясенә якын урнашкан паром янында тапкан. Үсмернең мәете полиция хезмәткәрләренә тапшырылган.
Җәй җитү һәм яллар чоры башлану белән халык табигать кочагына чыга, елга-күл буйларында ял итә. Көннәр эссе тору сәбәпле күпләр су буена ашкына. Әмма гадәти су керүнең, саклык чараларын үтәмәгәндә, фаҗигага әйләнүе ихтимал.
Суда үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмау мөһим:
Махсус җиһазландырылган урыннарда гына су керергә кирәк (районда тиздән өч пляж булачак).
Исерек килеш суга кермәгез. Алкоголь баш мие эшчәнлеген тоткарлый.
Суда 10–15 минуттан да артык тормагыз. Салкын суда көзән җыерырга мөмкин.
Таныш булмаган урында суга сикерү яки чуму хәвефле – баш белән җиргә, су астында яткан агачка яки башка берәр әйбергә бәрелеп муен умырткалыгын сындыру, аңны югалту һәм һәлак булу ихтимал.
Суда тупас уеннар уйнамагыз. Су керүче янына астан йөзеп килеп «батырырга», юри ярдәм срап кычкырырга һ. б. ярамый.
Сабыйларны су буенда игътибарсыз калдырмагыз. Алар ялгыш суга төшеп китәргә, егылырга, тончыгырга яки чоңгылга эләгергә мөмкин.
Кабартылган матрасларга һәм уенчыкларга ышанып суга кермәгез. Алар җил искәндә яки су агымы белән ярдан читкә китәргә, дулкын кагып төшерергә, тишелеп тыны чыгарга мөмкин.
Уяу булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Коткару хезмәте телефоны: 112.
Фото ачык чыганаклардан алынды