Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Вакыйгалар һәм фактлар
26 Мая 2021, 09:57
Тәпәрештә урман янды
Район урман хуҗалыгы, 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының янгыннарны сүндерү үзәге өч көн буе урман янгыннары белән көрәш алып барды.Фермер басуларының берсендә янган саламнан 85нче урман квадратына ут үрмәли. Урманны табигый торгызу өчен үстерелгән яшь имән һәм каен агачлары утта һәлак була, бик күп зур-зур кырмыска оялары яна.
Утны сүндерүдә ранецлы янгын сүндергечләр, көрәкләр кулланып ун урман хуҗалыгы хезмәткәре катнаша. Урман хуҗалыгы ветераны Айрат Әхмәдиев тәүлекләр буена янгын булган урыннан китмичә, көндез дә, төнлә дә кизү торды. Бәла-каза туктатылды, янәшә үскән ылыслы яшь агачлар питомнигы һәм ылыслы урман януга юл куелмады.
Ун гектар чамасы яшь урман һәлак булды. Күпме зыян килүе исәпләнә, ул аз түгел, агачларны тиз генә үстереп булмый, чөнки янган урыннарда урманнар еллар буе яңармый, бигрәк тә имәннәр әкрен үсә. Әлеге вакытта ут чыгу сәбәпләре тикшерелә. Әмма, теләсә кайсы очракта, монда кеше гаебе бар. Басуларда ашлык, камыл калдыкларын, көтүлекләрдә коры үлән яндыралар. Шул ук вакытта янгын хәвефсезлеге чаралары үтәлми, кагыйдәләрне үтәүгә игътибар бирелми. Нәтиҗәдә, агачлар, хайваннар, кош-корт, бөҗәкләр һәлак була, урманнар юкка чыга...
Табигый байлыкка – урманнарга карата мондый мөнәсәбәт булганда, киләсе буыннарга нәрсә калдырырбыз? Табыш алу турында түгел, киләчәгебез, балалар һәм оныклар киләчәге турында уйланырга вакыт.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим