Чишмэ
+12 °С
Облачно

Укучы зыян күрде

18 майда Илкәш авылының Үзәк урамында машина бәрдерү сәбәпле бер бала зыян күрде.

Әлфия Вәлиева, Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы
Билгесез шофер кич, сәгать уннар тирәсендә 14 яшьлек үсмерне бәрдерә, нәтиҗәдә, аяк-куллары сынган җиденче сыйныф укучысы хастаханәгә озатыла.
Оператив-эзләү чаралары барышында фаҗига булган урыннан качкан «Renault Sandero» машинасы һәм аңа кем идарә итүе ачыкланды. Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәбе тикшерелә.
Читайте нас