Чишмэ
+3 °С
Облачно

Хәтер бакчасы утыртылды

15 майда Чишмә районы халкы Бөек Ватан сугышында туган илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенрәсәй акциясендә катнашты.

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров акциягә килүчеләрне сәламләп түбәндәге сүзләрне әйтте:
– Бу мөһим чарада катнашу, бер яктан безгә республикабыз, илебез экологиясен яхшыртуга өлеш кертергә, икенче яктан Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбыз турындагы хатирәне сакларга мөмкинлек бирә. «Хәтер бакчасы» акциясе канкойгыч сугыш башлануга 80 ел тулуга багышлана. Без утырткан агачлар гасырлар буена шаулап үсәр, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм туруннарыбыз безнең хезмәтнең нәтиҗәсен күреп хозурланыр, дигән хисләр туа, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Андрей Геннадьевич.
Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин һәм Айдар Якупов, БР сәүдә һәм хезмәтләндерү министры Алексей Гусев, Тарифлар буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк, БР Хөкүмәтенең АПК һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Светлана Белова, БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Юрий Мельников һәм район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та чишмәлеләр белән бергә агач утыртуда катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада шундый берничә акция узды. 24 апрельдә «Яшел Башкирия» акциясе башланды, анда бик күп кеше – 116 меңнән артык якташыбыз катнашты, миллионга якын агач үсентесе утыртылды, бу 4,5 мең гектар тәшкил итә. Ә узган елда 15 мең гектар җирдә агач утыртылган иде. Бу, республикада киселгән агачлар санына караганда, ун процентка күбрәк.
Акциядә катнашкан һәркем һәлак булган әтисен, картатасын һәм туганнарын хөрмәт белән искә алып, рәхмәт йөзеннән агачлар утыртты.
– Акциядә катнашырга килдек, Уфада яшәүче кызыбыз Әлфия Камалова да махсус шуның өчен кайтты. Социаль челтәрдә безнең авылның үз төркеме бар, бу вакыйга турында шуннан белдек һәм катнашырга булдык. Мидхәт Курамшин исемле бер абыем да 18 яшендә сугыш кырында ятып калган, миңа аның хөрмәтенә исем кушканнар. 2019 елның 2 июнендә без Псков өлкәсенең Ямм авылында аның каберендә булдык. Ул Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан. Ямм поселогын азат иткәндә һәлак булган, – дип сөйләде Яңавылда яшәүче Мидхәт Курамшин.
Алар янында Әмин авылыннан килгән Альберт Биккинин уллары Амир һәм Эмир белән агач утыртты.
Бу көнне Яңавыл авылы урманына агач утырту өчен предприятиеләр вәкилләре, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшьләр, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм ветераннар, шулай ук «Юлдаш» радиосы коллективы, Уфа урман техникумының икенче һәм өченче курс студентлары да килделәр.
– «Юлдаш» – халык радиосы, шуңа күрә без бөтенхалык акцияләрендә катнашырга тырышабыз, – диде радиотапшырулар алып баручы Рәсүл Сәгыйтов. – Әйткәндәй, Чишмә районында без беренче генә тапкыр түгел. Биредә табигать бик матур, бүгенге чара да яхшы оештырылган.
Безнең районнан 254 кеше катнашты. Уфа урманчылыгы хезмәткәрләре агач үсентеләрен участоклар буйлап тарату өчен аерым пакетларга салганнар.
– Чыршы, нарат һәм корычагач үсентеләре алып кайттык. Үсентеләрне бүген иртән генә алып килдек, тамырлары корырга тиеш түгел, – диделәр урман мастерлары Рәмзил Курамшин һәм Марат Урманов.
– Янгын хәвефсезлеге өчен беренче ике рәттә корычагач, аннары нарат һәм чыршы утыртылачак. Агач утырту өчен участок сайлап өч гектар җир әзерләп куйдык, рәтләрне сөрдек. Әйткәндәй, урман мастеры
Рәмзил Курамшин тумышы белән Яңавылдан. Аның әтисе Хаматнур Гани улы гомер буена урманчы булып эшләгән, – диде өлкән мастер Венер Атауллин.
Акциядә катнашучы Җиһанур Идрисов та урман хуҗалыгы хезмәткәренең оныгы булып чыкты.
– Кечкенә чакта картәти белән агач утыртырга бара идем. Аның белән күпме агач утыртуыбызны санап бетерерлек түгел. Арыгач, үләнгә ятып йоклап китә идем, шуңа күрә әлеге акциядә бик теләп катнашам, – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты ул.
Безнең белешмә
«Хәтер бакчасы» – гади акция генә түгел, ул Бөек Ватан сугышы чорында яу кырында ятып калган сугышчыларның батырлыгын, туган як һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлдерелгән яңа традициянең башы.
2021 елда акция илнең 85 төбәгендә үтәчәк һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Герой-шәһәр Брестта Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган истәлекле чара узачак. Акциядә һәркем катнаша ала. Моның өчен акциянең садпамяти2021.рф картасына кереп, сез яшәгән урынга якынрак урынны табарга һәм теркәлергә кирәк. Моннан тыш, үз бакчаңда агач утыртып яки балалар белән бергә аны рәсемгә төшереп, арытаба акция картасында теркәп һәм үз героеңның тарихын социаль челтәрләргә урнаштырып #СадПамятиДома хештегы белән акциядә катнашырга мөмкин.
«Хәтер бакчасы» акциясе «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды, «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында Рәсәй Табигать министрлыгы һәм Рәсәй урман хуҗалыгы агентлыгы булышлыгында, шулай ук Бөтенрәсәй табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
Читайте нас