Чишмэ
+13 °С
Дождь

Мансаф Карачурин: Унбиш-егерме минут кына эшләргә рөхсәт ителде...

1986 елның 26 апрелендә, шимбә көнне, Чернобыль атом электростанциясенең 4нче энергоблогы шартлый, ул реакторны тулысынча җимерә.

Энергоблок бинасы өлешчә җимерелә, биналарда һәм түбәдә янгын башлана. Әйләнә-тирәгә радиоактив матдәләр тарала, радиоактив болыт Чернобыльдән 2300 чакрымга кадәр сузыла, Шотландиядә, Уэльста, Норвегиядә радиоактив яңгырлар явып уза.
Авария блогында һәм аның тирәсендә эшләр башкару өчен командировкага җибәрелгән белгечләр, шулай ук хәрби частьлар Чернобыль атом электростанциясеннән 30 чакрым ераклыкта килеп урнаша. Бу кешеләрне соңрак «ликвидаторлар» дип атый башлыйлар. Алар һәлакәт булган урында сменалап эшли: артык радиациягә дучар булучылар кайтып китә, алар урынына башкалар килә. Сәгатенә 10 мең рентген – станция түбәсендә шундый күрсәткеч була, анда шартлау нәтиҗәсендә якынча 300 тонналы реактордан таралган графит һәм тимер-томыр кисәкләре ята. Бу ликвидаторлар эшләгән иң югары фон, сәгатенә 50 микрорентгенга кадәр радиация дәрәҗәсе генә куркыныч түгел, дип санала. Бина түбәсен солдатлар чистарта. Мондый югары радиация шартларында күп дигәндә 30–60 секунд эшләргә мөмкин була. Солдатлар 2,5 мм калынлыктагы кургаш киемнәрдә эшли.
Эшләрнең төп өлеше 1986–1987 елларда башкарыла, анда якынча 240 мең кеше катнаша. Киләсе елларны да кертеп, ликвидаторларның гомуми саны якынча 600 мең кеше тәшкил итә.
Шуларның берсе – якташыбыз Мансаф Карачурин 1986 елның 1 октябрендә, 36 яшендә Чернобыльгә җибәрелә, анда 4 ноябрьгә кадәр була.
– Палаткаларда яшәдек, без барганда көннәр җылы, үләннәр яшел вакыт иде, ә 9 ноябрьдә кайтып киткәндә тездән кар ята иде инде. Минем белән бергә чакырылган җиде кешенең әлеге вакытта икесе, шул исәптән мин исән, – ди ул.
Югары дозада радиация алу сәбәпле, аларга көнгә 15–20 минут кына эшләргә рөхсәт ителә. Әмма күбесенең тәүге көннәрдә үк тамагы, башы яки башка берәр җире авырта башлый. Мансаф Карачурин «Почет билгесе» ордены, «ЧАЭС һәлакәтен бетерү истәлегенә» билгесе, шулай ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Флүр Шәйхетдинов ликвидаторлар сафында 88нче елда булган. Башта аны өч айлык курсларга укырга җибәрәләр. Анда аларны химик аппаратлар белән эшләргә өйрәтәләр, ә аннан соң сентябрьдән декабрьгә кадәр Чернобыльгә озаталар.
– Төрле эш башкардык, мәсәлән, штукатурка җыештырдык, идәннәр юдык, эш башлар алдыннан 30 минут вакытны билгеләп куйдык – радиация күп булу сәбәпле, тәүлегенә шуның кадәр генә эшләргә рөхсәт ителде, – дип сөйли ул.
Гомумән алганда, Чишмә районыннан Чернобыль атом электростанциясенә 37 кеше чакырылган, ләкин Алкин гарнизоныннан һәм башка төбәкләрдән җибәрелгән офицерларны һәм хәрби хезмәткәрләрне исәпкә алсак, 68 кеше җыела.
Читайте нас