Чишмэ
+19 °С
Дождь

Фельдшерның исемен мәңгеләштерергә уйлыйлар

Чишмә райнының Питрәй халкы авылның бер урамын фаҗигале рәвештә һәлак булган фельдшерның исеме белән атарга тели. Февраль ахырында Валентина Якимова өчен чираттагы чакыру соңгысы булып чыга. Ул бәлагә тарыган авылдашының гомерен коткарырга ашыгып, үзе һәлак була.

Валентина Якимованың кызы Марина әнисенең үлеменә әле дә ышанып бетә алмый. «Аның көтмәгәндә арабыздан китүе – гаиләбез өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен зур югалту», – ди.
Валентина Якимова чираттагы шылтырату буенча мунчада аңын югалткан авылдашын коткарырга ашыга. Фельдшер беренче медицина ярдәме күрсәтә, укол кадый, әмма үзе сөрем исеннән аңын югалта. Улына ярдәм итәргә чакырган өлкән яшьтәге хатын да аның белән бергә мәрхүм була. Бәхеткә, Павел исән кала.
Коточкыч фаҗига авыл кешеләрен хәйран калдыра. Авылдашлары 26 ел буена Питрәй авылы халкын хезмәтләндергән фельдшерны яхшы сүзләр белән генә искә ала. Алар эш вакытында фаҗигале һәлак булган фельдшерның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән үзе туып үскән һәм яшәгән урамны аның исеме белән атарга тәкъдим итәләр. Әле урындагы депутатлар белән кирәкле документларны җыя башлаганнар. Эшнең катлаулы булыуына карамастан, максатларына ирешәчәкләренә ышаналар.
Чыганак: «Башкортостан»
Шәхси архивтан алынган фото
Читайте нас