Чишмэ
+17 °С
Болытлы

Ачлык еллар

Рәзинә РӘХИМОВА, Чишмә поселогында яшәүчеКадерле редакция! Сезгә йөз ел элек булган вакыйгалар турында язарга булдым.Тарих күзлегеннән караганда, бик күп вакыт та үтмәгән кебек, әмма ата-бабаларыбыз безнең хәзерге тормышыбызны күр-сәләр, җәннәттә яшисез диярләр иде, чөнки өйләребездә бөтен уңайлыклар бар, табыннарыбыз мул – сый-нигъмәт тулы, кибетләрдә ни генә юк. Алар яшәгән чор белән чагыштырып карасаң, җир белән күк арасы...

Әниебез Рәшидә Биглова 1908 елгы, ул ачлык һәм ялангачлыкны үз күзләре белән күрүе турында сөйли иде. Ике ел корылыктан соң, 1921 елда илдә ачлык башлана. Авылларда хәтта этләр белән песиләр дә калмый. Халык авылдан авылга ризык эзләп, хәер сорашып йөри. Авылларда ачлыктан үлүчеләр шулкадәр күп була, хәтта аларны җирләргә кеше дә калмый, хәл кеше ашауга кадәр барып җитә. Әни ачлыктан акылдан яза башлаган күршесенең өметләнеп, киленем үлсә, күкрәкләрен пешереп ашар идем, дигәнен тетрәнеп искә ала иде. Соңыннан аларның икесе дә вафат булган...
Әни шулай ук ике баланың (ятим булганнардыр күрәсең) тегермәнгә бодай тарттырырга барулары турында да сөйли иде. Алар он тарттыргач, тегермәнгә ат белән килгән бер абзыйның юл уңаеннан аларны да утыртып кайтуын үтенәләр. Тегермәнче балаларның олауга утырып китүләрен күреп кала. Бу көнне чатлама суык була. Теге абзый онны үзенә алып калу өчен балаларны юлда төшереп калдыра, алар шунда туңып үләләр. Бу хәлдән соң авыл халкы нәфрәтләнеп аңа җәза бирергә уйлый: эссе итеп мунча ягалар һәм бу бәндәне чишендереп бер мунчага кертәләр, бер салкынга чыгаралар... Нәтиҗәдә, ул үлә. Бер чиләк он өчен ничә кешенең гомере өзелә! Шуңа күрә әни һәрвакыт: «Өстәлдә икмәк булса, ашарга бернәрсә дә юк, дип әйтмәгез. Бу гөнаһ!», – дия торган иде.
Мин бу хәлләр турында йөз ел элек ачлыктан һәлак булган кешеләрне искә алып, мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә алар рухына гыйбадәт кылынсын, намазлар укылсын иде дигән өмет белән язам. Безнең белешмә
1921–1922 елларда Идел буе төбәкләренә ачлык килә – ул елларда вафат булучылар саны Гражданнар сугышы чорындагы югалтуларга тиң. Иң авыр вакытлар 1921 елның көзенә һәм 1922 елның язына туры килә, кайбер төбәкләрдә халыкның 1920 елның көзеннән башлап 1923 елның җәе башланганчы ачлыктан интегүе теркәлгән. Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, 90 миллион кеше яшәгән 35 губернада халыкның якынча
40 миллионы (совет чорындагы рәсми мәгълүматлар буенча – 28 миллион) ачлыктан интеккән. Бу чорда 5 миллион кеше вафат булган.
Читайте нас