Чишмэ
+20 °С
Болытлы

Чәчәкләр һәм концерт белән

Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасының хәрби хезмәткәрләре – хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Хәрби часть клубы янында солдатлар хатын-кызларны лалә чәчәкләре, бүләкләр һәм җылы котлаулар белән каршы алдылар.
– Безне онытмаулары, күңеллгә ятышлы бүләкләр тапшырулары шундый сөенечле. Мине иртәдән үк батальондагы хезмәттәшләр котлады. Безне елдан-ел сюрпризлар көтә. Быел, мәсәлән, безгә кадетлар корпусыннан егетләр килде, – дип елмаеп сөйләде механик-радиотелефончы Айгөл Лорак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Айгөл гаиләсендә барысы да хәрбиләр, ә ул балачакта ук үз тормышын армиядә хезмәт итү белән бәйләргә булган.
Һәм менә сәхнәгә 12нче аерым инженерлар бригадасы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары Андрей Рикунов һәм Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев күтәрде.
– Хөрмәтле хатын-кызлар! Матурлыгыгыз һәм елмаюыгыз белән безне батырлык кылуга рухландырасыз. Яныгызда һәрвакыт иң якын кешеләрегез булсын, бәла-казалар читләтеп үтсен, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, ә барлык башлангычларыгызда да уңыш юлдаш булсын, – дип теләде Андрей Андреевич.
– Без сезнең Кораллы Көчләр сафында хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең пөхтәлегегез, тырышлыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә һәр эш «бишле»гә башкарыла. Бу көнне сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, мәхәббәт һәм сәламәтлек телибез, – дип өстәде Илфир Рәгыйд улы.
Ә аннан соң хәрби хезмәткәрләр һәм кунаклар алдында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбеннән кадетлар концерт белән чыгыш ясады. Егетләр башкаруындагы күңелле җырлар хатын-кызларда елмаю һәм шатлык уятты, ә кемдер хәтта яшьләрен сөртеп алды.
Кадетлар корпусында укучыларның берсе, вице-сержант Илья Борисов белдерүенчә, алар бирегә беренче тапкыр гына килми. Ул тумышы белән Шаран районыннан, башлангыч сыйныфтан ук үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнә.
Ә концерт ахырында берничә хатын-кыз-хәрби хезмәткәр Мактау грамоталары белән бүләкләнде, аны тантаналы шартларда 12нче аерым инженерлар бригадасы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары тапшырды.
Читайте нас