Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Без – дөньяга, дөнья безгә кызыклы

Чишмә районының балалар китапханәсендә Рәсәй Федерациясендә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елын ачу тантанасы булды.

Гүзәл Әсәнова, китапханәче
Атна буена «Без – дөньяга, дөнья безгә кызыклы» дип исемләнгән чаралар циклы барды.
Анда катнашу өчен гимназия, беренче мәктәп укучылары, Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның укытучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен «Бөек уйлап табучылар һәм ачышлар» дигән электрон презентация әзерләделәр, яшь уйлап табучылар турында видеоязма күрсәттеләр, викторина үткәрделәр, китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, анда балалар өчен иң яхшы фәнни басмалар тәкъдим ителде. Түгәрәкләрне алып баручы укытучылар һәм анда йөрүче балалар – район һәм республикада үткән фәнни-тикшеренү бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар үз эшләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, «Электроника һәм робототехника» түгәрәге җитәкчесе Тимур Сәеткулов конструкторларның күптөрлелеге һәм робот техникасы нечкәлекләре турында сөйләде, ә әлеге түгәрәккә йөрүче Рафаэль Гафаров үз куллары белән җыйган эшләнмәләрне күрсәтте. Пульт аша идарә ителүче программалаштырылган роботлар зур кызыксыну уятты.
Хәзерге заманда фән һәм технологияләр бик тиз үсеш ала, шуңа күрә программалаштыру белән башлангыч мәктәптән үк җитди шөгыльләнергә кирәк. «IT-технологияләр» түгәрәге укытучысы Лиана Әюпова уникаль программалаштыру теле «Scratch» турында белергә мөмкинлек бирде. Шамил Урманшин экранда Чишмә районының истәлекле урыннары турындагы проектны ничек эшләве турында күрсәтте.
«Техник конструкцияләү» түгәрәге техник модельләштерү белән кызыксындыруга, образлы һәм логик фикерләүне үстерүгә, балаларның сызымнар һәм эш кораллары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән. Түгәрәк җитәкчесе Ринат Рәхимов кул астындагы чаралардан җыелган әйберләр һәм макетлар турында сөйләде һәм аларны күрсәтте. Даниил Макаренко Бөек Җиңүнең 75 еллыгына җиңү символларының берсе – БМ-13 «Катюша» макетын ясаган.
Компьютер графикасы – ул компьютерда төрле сурәтләрне (рәсемнәрне, сызымнарны, мультипликацияләрне) алу проблемалары белән шөгыльләнүче информатика өлкәсе. «Креатив» студиясе укытучысы Лилия Галимова балаларны компьютер графикасы һәм анимация куллануның төп өлкәләре белән таныштырды. Ринат Галимов компьютер анимациясе, аның төрләре, шул исәптән «Кояш системасындагы планеталар» темасына анимация өчен кулланган «Adobe Flash» программасы турында сөйләде.
Әлеге чараларның барысы да үсеп килүче буынның иҗади һәм интеллектуаль сәләтен үстерүгә, балаларны фән һәм техника белән кызыксындыруга юнәлдерелгән. Исегезгә төшерәбез, китапханәләрдә фәнни-танып-белү төрендәге бик күп китаплар бар. Балалар китапханәсе һәм техник иҗат бүлеге укучыларны фән белән җитди кызыксындыра алыр, дип ышанасы килә.
Читайте нас