Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Вакыйгалар һәм фактлар
1 март 2021, 13:23
Юлда ярдәм күрсәткән
Табиб Илнур Мәсәлимов юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан кешене коткарган.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, авария узган елда Авдон – Йоматау юлында булган. Машина кюветка төшеп капланган. Бу хәлнең шаһитлары, шул исәптән табиб ярдәмгә ташланганнар, зыян күрүчене машина салоныннан тартып чыгарганнар. Ирнең йөрәге туктаган, әмма Республика клиник перинаталь үзәгендә эшләүче табиб-анестезиолог Илнур Мәсәлимов аны реанимацияләүгә ирешкән.
«Ирнең башы яраланган, тын ала, тик аңсыз иде. Мин сулышы тукталмасын өчен ияген күтәребрәк куйдым. Ярдәмгә килүчеләр «Гранта»дан креслоны тартып чыгарып аны әкрен генә җирдән шунда күчерделәр, чөнки көн бик салкын, -20 градус иде. Карасам, ул күгәрә башлады, сулышы тынды, йөрәк тибеше тукталды. Мин үз эшемә керештем. «Ярдәмчеләр»нең берсенә сулыш юллары капланмасын өчен теш казнасын тотып торырга куштым, үзем йөрәгенә турыдан-туры массаж ясарга керештем – ике минут чамасы эшләгәнмендер. Бераздан ул әкрен генә тын ала башлады», – дип сөйләде Илнур Вахит улы.
Аның сүзләренә караганда, «ашыгыч ярдәм» бик тиз килеп җиткән.
Әлеге хәлдән соң табиб үз машинасына утырып Чишмәгә таба юлын дәвам иткән. Аннары ул авариягә очраган кешене Уфаның 21нче дәваханәсенә алып китүләре, анда нейрохирурглар операция ясавы турында белә. Пациент шул ук көнне кич аңына килә. Соңрак ачыклануынча, ул социаль челтәрләр аша үзенең коткаручысына рәхмәт белдерә.
Илнур Мәсәлимов 2009 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, анестезиология һәм реанимация буенча интернатура узган. Биш ел Чишмәдә эшләгән, шуңа күрә район үзәгендә аны күпләр белә. 2017 елдан башлап Республика клиник перинаталь үзәгендә реанимация бүлеге мөдире булып эшли.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"