Чишмэ
+11 °С
Облачно
Вакыйгалар һәм фактлар
20 Февраля 2021, 11:18

Фотофакт

15 февральдә Чишмә районында Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән рәсәйлеләрне искә алу көненә багышлап «Әфганстан яши күңелдә» дип аталган тантаналы чаралар үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Кайнар нокталар»да хезмәт итеп кайткан солдатлар, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчеләре, гимназия укучылары Чишмә поселогындагы яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Соңыннан чаралар район Мәдәният сараенда дәвам итте, аның фойесында Ренат Шәфыйковның «Әфганстан: сугыш юллары» темасына графика кулланып эшләгән картиналары тәкъдим ителде, ә залда якташыбыз Ильяс Әсәдуллинның батырлыгы турында «Зиберхали» фильмы күрсәтелде. Г. Ибраева тексты һәм фотосы
Читайте нас