Чишмэ
+15 °С
Облачно
Вакыйгалар һәм фактлар
18 Февраля 2021, 12:36

Геройлар янәшәдә

12 февральдә, Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән рәсәйлеләрне искә алу көне алдыннан, Тарих-крайны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары белән «Әфганстан – тере хәтер» дип аталган очрашу үтте.

Яугир-интернационалистлар Альфир Сафиуллин һәм Җиһанур Гафаров поселокның бишенче мәктәбенең унынчы сыйныф укучыларына үзләренең хатирәләре турында сөйләделәр, хезмәттәшләре иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерделәр.
– Шундый очрак булды: душманнар безне уратып алдылар, һәм без өч тәүлек буена камалыштан чыга алмадык. Азык-төлек запасы бетте, бигрәк тә су җитмәде. Иреннәр генә түгел, телләр дә ярылып кипте. Бу хәл тагын бер тәүлек дәвам итсә, сусап үлгән булыр идек. Шундый хәлгә җиткән идек, – дип фильм төшерерлек хатирәләрне искә алды Җиһанур Зинур улы.
Ул 1960 елда Караякуп авылында туган. 1979 елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алынган. Әзерлек курслары үтү өчен Үзбәкстан ССРның Термез шәһәренә җибәрелгән. Тәүдә алты ай хезмәт итмәгән һәм хезмәт итү срогы тәмамланырга ярты елдан азрак вакыт калган солдатларны Әфганстанга җибәрмәгәннәр. Башкортстаннан алынган 13 солдат үзләрен Әфганстанга җибәрүләрен сораганнар, һәм 26нчы гыйнварда инде чит илдә булганнар. Ул вакытта әле казармалар төзелмәгән, тауларда, землянкаларда, мәгарәләрдә кунганнар. Әфганстан климаты бик үзенчәлекле, көндез эссе булса да, төннәрен салкын. Яшь булгангамы, үлем турында да, авырлыклар турында да уйламаганнар. Җиһанур Зинур улы Әфганстанда 23 ай булган, өч тапкыр яраланган, малярия белән авырган.
– Малярия – ул черки тешләгәннән соң бизгәк тотып авыру. Башта бу турыда белмәдем, өшегәнгәдер, үтәр әле дип уйладым. Медсанбатка бармадым – дусларны авыр хәлдә калдырырга теләмәдем. Әмма соңрак, бизгәк башлану сәбәпле, аларны танымый башлаганмын. Шуннан соң мине госпитальгә илткәннәр.
Әфганстанда малярия, сары чире, хәтта корсак тифы кебек, безнең илдә күптән онытылган авырулар күп булган. Җ. Гафаров 1981 елның ноябрендә демобилизацияләнгән. Әфганстанда ул үзе белән хезмәт иткән биш дустын югалткан: дүртесе сугышта һәлак булган, берсе хәбәрсез югалган.
Альфир Сафиуллин 1986 елда Әфганстаннан чыгарылган алты полк составында булган. Ул тумышы белән Биккол авылыннан, Дурас урта мәктәбен тәмамлаган. 1984 елда хәрби хезмәткә чакырылган, БТР водителе-механик булып хезмәт иткән. Әти-әниләре ул вакытта аның сугышта булуын белмәгәннәр. Солдатлар туганнары, бигрәк тә әниләре борчылмасын, дип кайда хезмәт итүләре турында язмаганнар.
– Аларга Үзбәкстанда, Әфганстан чигендә хезмәт итәм, карбыз һәм кавын ашыйбыз, монда эссе һәм матур, дип яза идем, – ди Альфир Рәшит улы. – Яраланып госпитальгә эләккәч, хат яздым, ә анда башка хәрби часть штемпеле сугылган, шуны күргәч әни сизенгән. Соңрак белдем, «Правда» гәзитендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүем турында мәкалә басылып чыккан. Бертуган апам Әлфия аны укыган, анда: «...Альфир Сафиуллин Әфганстаннан туган ягына – Башкортстанга кайткач, үзенең Кызыл Йолдыз орденын әтисенә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтисенә күрсәтер», – дип язылган була. 1986 елның 7 ноябрендә туган якка кайткач, апам, чыннан да синең турында язганнармы дип, орденымны карады, – дип сөйләде ул.
Әлеге вакытта яугир-әфганлылар актив җәмәгать эше алып бара, алар эштә дә алдынгылар исәбендә. Альфир Рәшит улы «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә эшли, ул – Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы, ә Җиһанур Зинур улы 2020 елда Башкортстан Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Җылы очрашу яугир-интернационалистлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.
Читайте нас