Чишмэ
-4 °С
Облачно
Тат
Рус
Вакыйгалар һәм фактлар
4 Февраля 2021, 12:59
Педагог һәм сәясәтче хөрмәтенә мемориаль такта куелды
23 гыйнварда Караякуп авылы мәктәбендә мөгаллим, сәясәтче, 1917 елда үткән тәүге ике корылтай делегаты Арсланбәк Алимгуловка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
1911–1915 елларда ул Караякуп авылында земство училищесы мөдире була.
– Сез безне белмәсәгез дә, без сезнең турыда белә идек. Безнең гаиләдә карт картәти белән картәни бик бәхетле гомер кичергән Караякуп авылын еш телгә алдылар. 70нче елларда мин студентлар отряды белән Келәшкә килдем һәм балачактан бик күп ишеткән Караякупның якында гына булуын белгәч, бу авылны күрергә килгән идем. Ул вакытта әле биредә земство училищесы бинасы тора иде. Кайчандыр ата-бабаларым яшәгән авыл урамнары буйлап йөрү бик дулкынландыргыч булды. Авыл халкына, Караякуп авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфис Карагуловка безнең карт картәтиебез турындагы истәлекне мәңгеләштергән өчен рәхмәт, – диде үзенең чыгышында Арсланбәкнең туруны, педагог, Рәсәй Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Миләүшә Әхмәтҗанова.
20нче гасырның күренекле мөгаллиме, туган якны өйрәнүче, сәясәтче Арсланбәк Алимгулов 1871 елның 23 гыйнварында Мәләвез районының Камбулат авылында туа. Әтисе кебек үк Ырынбур линия училищесын тәмамлый. 1882–1900 елларда Чишмә районының Сафар авылында земство училищесы мөгаллиме, ә 1900–1917 елларда Караякуп авылында земство училищесы мөдире вазифаларында эшли. Аны тәмамлаучылар фельдшер, журналист, укытучы һөнәрен алып чыга.
1917 елның язында Караякуп халкы Алимгуловны беренче башкорт корылтаена делегат итеп сайлый. Ә икенче корылтайда ул Башкорт өлкәсе шурасына кандидат итеп сайлана. 1918 елның мартында Стәрлетамак өязенең Халык комиссарлары советына алына һәм җир мәсьәләләре буенча комиссар итеп билгеләнә. 1918 елның сентябрендә ак чехлар Совет власте вәкилләрен, шул исәптән аны да кулга алалар һәм Уфа юлының 5нче чакрымында атып үтерәләр.
Караякуп авылында мемориаль такта ачу тантанасына Алимгуловлар нәселенең зур делегациясе – оныгы һәм туруннары, хәтта турунының улы Искәндәр Казанбаев та килде.
– Бүгенге көндә без, Алимгуловлар нәселе, 200дән артык кешебез, мин карт бабамның эшен дәвам итәм, дип әйтергә була – Уфа шәһәр Советы депутаты булып торам. Мемориаль такта ачу – ул безнең нәсел өчен генә түгел, ә Чишмә районы халкы өчен дә истәлекле вакыйга, – диде мөгаллимнең туруны Айдар Зөбәеров.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим