Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
25 апрель 2021, 19:57

Көлке көлә килә

– Хатының белән талашкан чакларың буламы?– Булмыйча.– Ничек дуслашасыз?– Интернетны өзеп куям. Өч минуттан, атасы, Интернетны рәтләп бирче, дип килеп җитә.

* * *
– Кибеттә бер казылыгыгыз – 300, икенчесе 900 сум тора. Эре җитештерүче буларак, әйтегез әле, моның сере нидә? Кыйммәтлесенә нәрсә өстисез?
– Йә «иң яхшы сорт», йә «алтын сериядән» дигән язу.
* * *
Бер машинаны ЮХИДИ инспекторы туктата. Багажникны ачса, анда автомат һәм бер төргәк акча ята.
– Тәк, иптәш, әйдә, ачыклык кертик әле: боларның кайсы – сезнеке, кайсы – минеке?
* * *
Бу тормыш нәкъ Рубик шакмагы кебек: бер ягын корып бетерсәң, икенче ягына күз салмавың хәерлерәк...
* * *
– Нигә сездә сөт 100 сум тора, ә күрше кибеттә 50 генә?
– Күрше кибеттән кереп алыгыз.
– Анда беткән.
– Беткән чакта бездә дә 50 сум гына тора ул...
* * *
– Элекке эш урыныннан нигә киттегез?
– Ару сәбәпле...
– Ничек инде?
– Без сездән арыдык, диделәр...
Читайте нас: