Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
23 апрель 2021, 16:50

Ватсаплы тормыш маҗаралары

ЮморескаЧулпан ГАЛИЕВАТелефонсыз ничек яшәдек икән ул элек, кызлар? Ямьсез көзге кичләр, көн уртасында караңгыланган кышкы төннәр ничек узды икән?Әй, менә җитте рәхәт замана! Сезнеке ничектер, белмим, минем кулдан телефон төшкәне юк.Ышанасызмы? Ышанмый ни, үзегезнең дә бер кулыгызда – чүмеч, икенчесендә телефон бит, әнә... Югары оч Сәвия, сыер сауганда да кесәмдә тотам, берәр хәбәр килер дә белми калырмын, дип котым оча, дип сөйләп торды әле кичә.«Ватсап» дигән нәрсәне уйлап тапкан кешегә рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Рәхәтләнеп кызлар белән аралашырга, киңәшләшергә урын булды, ичмасам. Әллә кайсы бер авылдагы хатын, каршыңда гына утырган кебек, соравыңа шундук җавап бирсен әле! Тавышын да яздырып җибәрсә, гел җайлы инде. Кешенең холкын тавышыннан бераз чамалыйм. Номеры янына өч чәчәк куелган бер хатын, ишетми калмагыз, дигән кебек, гел кычкыра-кычкыра сөйли. Ай-яй, чая, ди торганнардыр инде башкалар. Ә мин алай уйламыйм. Игътибар итегез әле менә, куркаклар, үз-үзенә ышанмаучылар кычкырыбрак сөйли ул.Ай, андагы төркемнәрне санап китсәмме... Телефоннан укып әйтәм хәзер. Менә бу төркемдә тәмле итеп ашарга әзерләүчеләр утыра. Монысы кул эшенә маһир кешеләрнеке. Биредә бакчачылар, чираттагысы китап укырга яратучылар. Менә монысы... Ә юк, монысы хакында кычкырып әйтергә кушмаган. Озын сүзнең кыскасы, телефондагы бу төркемнәр көне-төне минем белән, әллә мин алар беләнме?

Ындыр табагында склад мөдире булып эшлим. Малларга азык-төлек чыгарсам, эш бетә яза. Әй, аннан башлана инде минем «танцы». Тракторда эшләүче Хәмит абый шулай дип көлдерде беркөн. Телефонымны баш түбәсенә күтәреп, ындыр табагының ишегалдында әйләнгәли-әйләнгәли интернет эзләп йөргән чагым иде. «Сине, Алинә, болайрак шөгыльләнсәң, «Минута славы»га җибәрттерәм, акчасын да табып бирәм», – ди. Китте ди Мәскәүгә, аннары «Ватсап»тагы кызларым сагыштан кибәчәк! Бии-бии интернет тота калсам, пешекчеләр төркеменә кереп чыгам. Кичкә ни пешерим дип баш ватасы юк хәзер, фотосы-рецепты шунда. Кайтышлый кибеткә сугылырга гына онытмаска кирәк. Йә колбаса, йә сыр, йә майонез беткән чак була. Сөте, мае, каймагы гел бар да бит, калганын сатып алмый булмый шул. Шәһәр халкы гына ул, авыл кешесе үзенекен ашый, тамакка акча туздырасы юк, дип саный. Туктагыз, темадан читкә киттем әле. Пешекчеләрнең хәлен белгәннән соң, бәйләүчеләр янына кереп чыгам. Шушы «Ватсап»ка ияләшкәннән бирле кулыма тегү энәсе дә тотканым булмаса да, кызларның кул эшен карап, кызыгып утырам әле. Кайчак элек бәйләгәннәрем исемә төшеп, йә киңәш биреп куям, йә, шәп булган бу, дип, кызларны мактап алам. Сер итеп кенә әйтәм, берсендә күрше Хәлимә бәйләгән кофтаның фотосын җибәрдем. Аның «Ватсабы» юк, чөнки интернетка акча жәлли. Шул матур кофтасын күрсәтми булмый бит инде. Кызлар, мин бәйләгән дип уйлап, матур сүзләр яудыра башлады. Күршемнеке ул, дип язмакчы идем, шулкадәр мактауларга түзә алмадым, валлаһи. Оятын үзем генә беләм, кешегә сөйли күрмәгез. Әле дә шул фотоны әйләндереп, осталыгыма исләре китә инде. Хәлимәкәем генә белә күрмәсен. Өйгә кайтыр алдыннан бакчачыларга кереп чыгам. Кемдә нинди сорт ничек үскән-үсмәгән, уңыш бирәме-юкмы – бар да шунда инде. Шулкадәрне үстереп, ничек урнаштырып, ашап бетерәләр – исем китә. Былтыр шушы телефонны күтәреп йөри торгач, 10 төп помидор белән калдым... Шулкадәр рәхәт әйбер булды ул «Ватсап», кызлар. Ул төркемнәрне укып-карап чыкканчы, андагы кешеләр белән күрешеп сөйләшкәндәй буласың. Авыз пешкән чаклар да була инде. Әле өченче көн, безнеке әйтә, шул телефоныңны тагын бер кулыңа алсаң, интернет чыбыгын балта белән чабып өзәм, ди. Бераз ул күрмәгәндәрәк тотарга тырышам, ындыр табагы ишегалдында юкка биемим инде, кызлар. Әле беркөн бу йокыга киткәч, ярты төн юрган астында китап укыдым. Китап дип, шул телефоннан кызлар җибәргән әсәрләр инде.
Кем нәрсә таба, шуны җибәрә дә, юк вакытны бар итеп укыштыргалыйбыз. Дөньядан артта калырга ярамый.
Әле кичә ындырда интернетым булмады. Эштән кайтсам, алты йөз хәбәр җыелган! Атасы өйдә чак, телефонга үрелсәм, бәбкә саклаган ата каз кебек ысылдарга тотына, һич тынычлап укып булмый. Юк эшемне бар итеп, әле лапаска, әле мунчага чыгачыга тәки укып бетердем.
И, рәхәт замана, мин әйтәм. Интернетны мактыйм инде. Кая барсаң, шунда бит.
Мин шулай телефон укып йөргән арада балалар яңа савып кертеп куйган бер чиләк сөтемә килосы белән тоз тондырганнар. Яңа гына ачылган тозымны өстәлдә калдырганмын шул. Әй, исем китмәде әле. Су кушып, малларга эчердем дә иртәгә сөт тапшырасым юк икән, соңрак торсам да ярар дип, төне буе тагын укып утырдым кызларымны. Кызларымны дигәч тә, сез анда гел хатын-кыз дип уйлый күрмәгез. Бер төркемгә берничә ир-ат кергән иде, әй, күңелле булды инде. Чыгып китәрлек хәлгә җиткергәнче талкыдык шуларны. Ир-ат хатын-кызга чыдый аламы соң ул...
Әй, кызлар ул «Ватсап»ка ачу килгән чаклар да була инде. Соңгы арада кайсы төркемгә кермә ут итеп талашалар, мин сиңа әйтим! Бер күрмәгән, белмәгән кеше белән әрләшеп яту бер дә матур түгел дә инде...
Атасы сүгә инде, бер белмәгән, бер күрмәгән кешегә ярты гомереңне сөйләп, алар сөйләгәнне тыңлап, гаиләгә дигән вакытыңны туздырасың бит, ди. Гаилә дип гомер буе яшәдем лә! Бераз үз күңелемне дә күрергә кирәктер инде, әйеме, кызлар. «Чык бәйләүчеләр төркеменнән, өйдә бәйләү энәсе күргәнем юк», – ди беркөн. Бәйлим, мин әйтәм, менә кайсыдыр бер төркемдәгеләргә ияреп, 85 серияле кино карый башлаган идем. Шуны карап кына бетерәм дә бәйләргә утырам, дим. 57нче сериясен карадык бүген. Күп калмады инде...
Бер уйласаң, гел начар әйбер түгел инде ул «Ватсап». Әле атасына да аңлатам: «Әгәр кызларның пешеренгәнен күрмәсәм, менә бу кабак бәлеше дә, бәрәңге коймагы да табынга менмәс иде», – дим. «Ярар, тәмле пешерүчеләрең белән аралаш инде, алайса, чынлап та ризыкны төрләндерә башладың соңгы вакытта», – ди тагын үзе. Шул сүзеннән соң батыраеп киттем. Ярар инде, былтыр, мин әйтәм, бакчага кул-аяк җитмәде, мал-туарны да күп асрадык, менә киләсе яздан тотынам, кызлар өйрәткән орлыкларны сатып ала башладым, дим. Сөйләгән көйгә әкрен генә орлыклар тулы кәгазь тартмамны чыгарып куям өстәлгә. «Соң, бакчачыларыңнан да аерылма инде, болай булгач», – дип, тәмам йомшара башлады бу. «Юрган астында тирләп-пешеп китап укыйм дигән булып, телефон укыйлармы инде дип сүгәсең. Шуларны укыштыргаламасам, җанашым, бәгырь кисәгем, дип дәшү җиде ятып бер төшемә керәсе юк иде», – дим, булдыра алган кадәр ягымлырак булырга тырышып. И, ир-атны гына юмалый беләбез инде анысы. Эреде дә төште, җанашым. Ризалашты, укы-укы гына, ди. Шулары җитәр. Башка төркемнәрем турында әйтеп тормадым әле. Кайберсенең исеме үк ирләр колагына ятышлы түгел. Сезгә генә әйтәм инде, «Хатыннарга сер итеп» дигәнендә көне-төне рәхәтләнеп ирләрнең гайбәтен сатабыз. Әле үзем дә берничә тапкыр манчып алган идем атасын. Бу кадәр йомшарып, телефон белән яшәргә рөхсәт биргәннән соң, ямьсез сүз әйтү ярамас, анысыннан иртәгә чыгармын дип торам. Тагын берничәсен киметергә кирәк әле. Бу кадәр йомшак күңелле, тәртипле ирең янында телефон тотып яшәү килешми инде ул. Әнә, беркөн кызларның берсе язды, ашаганда да телефоннан күзен ала алмаган роботка өйләнмәдем, дөньяда рәтле хатын-кыз бетмәс әле, дип ирем чак кына чыгып китмәде, ди. Аллам сакласын! Шәп булса да киткән ирне туктатып кала, әни назына сусап, үз эченә бикләнә башлаган балаларга ачкыч таба алмас «Ватсап». Уйладым-уйладым да, тагын бер-ике төркемнән чыгармындыр, Алла боерса. Теге 85 серияле киномны карап кына бетерим дә...
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: