Чишмэ
+13 °С
Облачно
Елмаеп алыйк
28 Марта 2021, 10:10

Мәзәкләр

– Алсу, ник син кичә Интернетта булмадың?– Минем эшем бар иде.– Ә мин сине көттем.– Их, Айнур, Айнур, син мине компьютерда түгел, капка төбендә чәчәк бәйләме белән көтсәң иде...

* * *
Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
– Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
– Минме?
– Тынычланыгыз, мин укытучы.
* * *
Химия укытучысын реанимация палатасына китереп салалар.
– Автомобиль авариясенә эләктеңме? – дип сорый аннан күршесе.
– Юк ла... Китапта хата киткән... – дип җаваплый укытучы.
Читайте нас