Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
26 февраль 2021, 19:59

Армиядән хат

Юмореска

– Ни хәлдә, бабай? Менә армиядә хезмәт итүемә дүрт ай үтеп тә китте. Яхшы ашаталар. Сигез сәгать йоклаталар. Үткән атнада окоп казырга куштылар. Окоп казуы бик авыр. Шуның өчен, бер тракторчыга бер «ярты»лык биреп казытып алдык. Хәрби хезмәт җиңел түгел. Бигрәк тә тәмәке тартырга өйрәнүе авыр булды. Ни тиклем тырышсам да, төтенне борыннан чыгара алмыйм. Хәрби частькә килгәч тә чәчебезне алдылар. «Стариклар» миңа «Бритый гусь» дип кушамат такты. Гомумән, армиядә солдатлар арасында бер-берсенә кушамат тагу язылмаган закон икән. Зиннур, бәләкәй буйлы булгач – «Бөке», Сәлах, борыны кәкре булгач – «Дөя», Мәхмүт, гел дулатып тәмәке тарткач – «Химзавод»... Чирләсәң – дарулар юк: гел бака яфрагы да, бака яфрагы... Менә шулай итеп армиядә хезмәт итәбез, һич кенә дә авыр түгел. Вакытында йокларга, вакытында торырга гына өйрәнергә кирәк. Исән кайтсам, яшьләр арасында, армиядән курыкмагыз дип, патриотик тәрбия алып барачакмын. Мәктәптә физкультура укытачакмын. Менә шулай минем планнар. Ярый, хуш, сау бул, бабай. Хат көтеп, «өлкән солдат» Айрат.
Чыганак: https://vk.com/tatarstan_reklamа
Читайте нас: