Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
4 июль 2020, 16:09

Ял көнегез күңелле һәм файдалы үтсен

– Доктор, безнең авыр хәлдәге пациент үзен яхшы хис итә, аңына килде, сөйләшә башлады.– Нәрсә диде?– Үләм! – диде...

Сугыштан соңгы еллар... Бер адәм кибеткә керә дә, ике стаканга йөзәр грамм аракы салдырып ала...
– Ә нигә бер стаканга гына ике йөз грамм салдырмыйсың? – дип аптырый сатучы.
– Бер стаканы үзем өчен, – дип аңлата адәм. – Ә икенчесен сугышта үлеп калган якын дустым өчен эчәм.
Байтак вакыт узгач, теге адәм тагын кибеткә керә дә, бер стаканга йөз грамм гына салдырып ала.
– Якын дустың өчен эчмисеңмени? –дип сорый сатучы.
– Аның өчен эчәм дә инде, – ди
адәм. – Ә үзем эчүне ташладым...
Читайте нас: