Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
29 Май 2020, 20:30

Җомга кичендә

Аллаһы Тәгалә сине гел күзәтеп тора. Аңа кызык булырлык итеп яшә...

* * *
Бер мадам, кибеттә егермеләп эшләпәне киеп караганнан соң, сатучыга:
– Мин, ахрысы, менә бу эшләпәне алырмын. Күпме тора?
– Берни дә тормый. Сез шуны киеп килгән идегез.
* * *
Ике исерек тимер юл буйлап үрмәли ди.
– Бигрәк текә баскыч, аратасы да бик киң... – ди берсе.
– Борчылма, әнә, лифт килә... – ди икенчесе.
* * *
Хатыны – полицейский иренә:
– Менә бу фотодагы кешене күрәсеңме?
– Күрәм.
– Сәгать алты ноль-нольдә шуны балалар бакчасыннан барып ал.
* * *
– Сездә таракан даруы юкмы?
– Тараканнарыгыз ни белән чирли соң?
* * *
Фермер хатыны – иренә:
– Кадерлем, безнең өйләнешкәнгә иртәгә ун ел тула. Шул уңайдан күркә суябызмы әллә?
Фермер:
– Ә күркәнең монда ни гаебе бар?
Читайте нас: