Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
22 Май 2020, 19:52

Елмаеп һәм көлеп

Бер хатын ахирәтенә элекке ире турында:– Мин аны 20дә очраттым, ә 23тә ташлап киттем.– Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул...

* * *
Балыкчы сөйли:
– Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга төште!
* * *
Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:
– Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?
– Утырырга йомшак булсын өчен, улым.
– Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?
– Анысы инде атка җиңел булсын өчен!
* * *
Старшина яшь солдатларга җирнең тарту көчен аңлата.
– Әгәр ташны өскә ыргыткач ул кире җиргә төшсә, димәк аңа җирнең тарту көче тәэсир итә.
– Ә суга төшсә? – дип сорый бер яшь солдат.
– Анысы безгә кагылмый. Анысын флотта өйрәнәләр.
* * *
– Улыгыз географиядән бик йомшак.
– Йомшак булмыйча: безнең эш хакы район үзәген өйрәнеп кайтырга да җитми ич!
* * *
Бер ир хатынына зарлана:
– Безнең малай тагын минем бумажниктан акча урлаган...
– Нигә гел аны гаеплисең? Бәлки ул акчаны мин алганмындыр?..
– Анысы мөмкин түгел. Чөнки бумажник бөтенләй буш калмаган...
Читайте нас: