Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
16 Май 2020, 19:54

Шимбә кичендә

– Авыру, уяныгыз! Сезгә йокы даруы эчәргә вакыт!

* * *
Авыру – шәфкать туташына:
– Шундый тәмсез дару бирәсез, авызга алмалы түгел!
– Нинди дару сөйлисез! Төшке аш ич бу!
* * *
– Дус кызыма туган көненә нәрсә бүләк итәргә дә белмим...
– Ә син китап бүләк ит!
– Юк, булмый... Аның китабы бар инде...
* * *
Әтисе – кызына:
– Подъезд төбендә сине егетең көтеп тора!
– Минеке икәнен каян беләсең?!
– Минем тәмәкене тартып тора!
* * *
Дантист – пациентка:
– Тешегезне бораулаганда бөтен көчегезгә акырыгыз.
– Нигә?
– Эш шунда ки... Ярты сәгатьтән футбол башланачак, ә коридорда әле уннан артык кеше чират көтә...
* * *
– Нишләптер безнең күршеләрнең өч көн инде кычкырышканнары юк...
– Бәлки алар үпкәләшкәндер?
Читайте нас: