Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
14 Май 2020, 16:23

Бераз ял иткәндә

Мәзәкләр

Доктор авыруга:
– Я ничек, хәтерегез яхшырдымы?
Авыру:
– Ә син кем буласың? Нәрсә дип миңа бәйләнәсең?
* * *
– Нигә син шундый усал? – дип сорый бер эт икенчесеннән.
– Киресенчә, – ди теге эт, – мин бик йомшак күңелле, тик моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.
– Ник?
– Эш урынымны югалтудан куркам.
* * *
Штирлиц Берлин буйлап машинада бара ди. Шәһәрне куе төтен баскан...
«Тагын үтүкне сүндерергә онытканмын», – дип уйлап куйган Штирлиц.
* * *
– Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?
– Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.
* * *
Ике корт тизәктән башларын чыгарып сөйләшеп тора ди:
– Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яши... Ә нигә без тизәк эчендә?
– Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк дөньяда...
* * *
Котлыйбыз! Әле генә сез безнең лотереяда миллион доллар оттыгыз! Сезнең гаилә миллион ел давамында ел саен бездән берәр доллар алып торачак!
* * *
Әбисе белән оныгы телевизор карап утыра, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:
– Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? – дип сорый.
– Чирләмәсеннәр өчен! – ди әбисе.
* * *
Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар – гөмбәче якынлашып килә!..
– Хәзер кисә башлый! – дип әйтә ди ак гөмбә, куркынып.
– Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу! – дигән ди чебен гөмбәсе.
Читайте нас: