Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый.
– Мин сездә ун ел эшлим инде, тик моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...
– Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! – дип җаваплый начальник.
Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
– Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
– Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.
– Кадерлем, мине тагын бер үпсәң, гомерлеккә синеке булырмын.
– Ах, искәртүең өчен рәхмәт!..
– Син кем белән исәнләштең ул?
– Икенче иремнең беренче хатынының өченче ире белән.
– Ул да ярый. Тагын ике меңен тиешле булырсың.
– Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да дөрт итеп кабынам да китәм...
– Җенемне чыгарма, кабәхәт!
– 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?
– Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.