Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
26 апрель 2020, 20:12

Якшәмбе кичендә

Мәзәкләр

Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көн тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.
– Нигә вакытыннан алда җыенасың? – дип сорый аннан күршесе.
– Мондагы яңгыр үзәккә үтте...
– Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява ласа.
– Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.
* * *
– Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!
– Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.
* * *
– Доктор, минем башым әйләнә...
– Күрәм...
* * *
– Хәлләр шәптән түгел – этем югалды.
– Гәзиткә белдерү биреп кара.
– Файдасыз... Ул бит укый белми...
* * *
– Сиңа нинди кызлар ошый?
– Озын буйлылар.
– Соң син үзең кыска буйлы ич!
– Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.
* * *
– Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калыр-сың!
– Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.
  
...Мин савыт-саба юа торган бик күп препаратларны сынап карадым да... ахырда өйләндем!
Читайте нас: