Иртәнге дүрттә телефон шалтырый:
– Алло! Гафу итегез, сезнең яннан ишәкләр көтүе узып китмәдеме?
– Нәрсә, син аерылып калдыңмыни?
– Син көндез бераз ял итеп аласыңмы?
– Әйе, төшке аштан соң минем хатын бераз черем итә.
– Хатыныңның ни катнашы бар
монда? Мин бит үзең турында сорыйм.
– Хатын йоклаганда мин ял итәм.