Машинада ир, хатын, хатынның әтисе белән әнисе – әби белән бабай баралар икән. Кинәт боларны постта туктаталар:
– Сез бу участокны кагыйдәләрне бозмыйча узган беренче кеше, котлыйм, сезгә 1000 сум премия!
– Шәп булды бу, мин бу акчага үземә права алам!
– Ничек, сез правасыз йөрисез мени?
– Тыңламагыз аны! Исерек чакта нәрсә такылдаганын аңламый бит ул юләр!
– Сез әле исерек тә мени?
– Әйттем мин сезгә урланган машинада ерак китеп булмый дип!
Табиб наркоздан айныган пациентка:
– Операцияне җиңел кичердегез, ә менә аның алдыннан үзегезне бик әшәке тоттыгыз: кычкырдыгыз, торып китәргә теләдегез.
– Шулай булмый ни! Мине бит хастаханәгә тәрәзә юарга гына җибәргәннәр иде!