ВУЗда экзамен бара. Профессор:
– Сезгә бер авыр сорау биримме, әллә ике җиңелнеме?
– Алайса менә мондый сорау, җавап бир: Җир шарында мамонтлар беренче мәртәбә кайда табылган?
– Казанның Бауман урамында.
– Ә монысы инде икенче сорау?
Урыслар һәм татарлар яшәгән авылның ике ягында ике туй бара. Берсе татар туе, икенчесе урысныкы. Урыслар нинди тост әйтергә, нәрсә өчен эчәргә белмичә, бер кешеләрен татарлар янына карап кайтырга җибәрәләр. Күпмедер вакыт үткәннән соң, аягында көчкә басып торган Иван кайтып төшә.
– Ну, белдеңме, нәрсә өчен эчә татарлар?
– Я не знаю кто такой «Айдагез», но я за него больше пить не буду.