– Сезнең анда нәрсә булды соң? Әбиең (хатынының әнисе) бер айга өч тапкыр гөмбә белән агуланды.
– Барына да склероз гаепле. Ул аларны миңа дип пешерә дә, онытып үзе ашый.
Бер ир машинасын урамда калдыра, ә тәрәзәсенең эчке ягына мондый язу ябыштыра: «Бензины юк, моторы эшләми, радиатор ага, аккумулятор утырды, бардачок буш». Икенче көнне иртән чыкса, машинаның «аякларын» салдырып, язу калдырып киткәннәр: «Шулай булгач пычагымамы сиңа тәгәрмәчләр?!».
Ике бабай капка төбендә утыра.
– Минем көчем яшь чакта нинди булган, әле дә шулай, бер дә үзгәрмәгән.
– Әнә, күрәсеңме, таш тора... Яшь чакта да күтәрә алмый идем мин аны, әле дә күтәрә алмыйм.