Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
2 февраль 2020, 17:56

Көлке көлә килә

Ял көннәрендә кәефегез күтәренке булсын!

Табиб кабинеты янында ике пенсионер сөйләшә:
– Бу табибларның язуы тавык тәпие белән җир тырнаган кебек. Рецептларыннан берни аңларлык түгел.
– Алай димә әле син! Мин табиб биргән рецепт белән бер ел трамвайда бушлай йөрдем, ярты ел театрда спектакльләр карадым, ә хәзер шул кәгазь буенча пенсиямне арттырдылар.
* * *
Берәү төзелештәге эш киеменнән затлы автомобильләр салонына керә. Сатучы янына килә дә, ышанычлы тавыш белән:
– Бу «Бентли» күпме тора? – дип сорый.
– 250 мең евро.
– Ә бер елга кредитка алсаң?
– Ай саен 25 мең евро түлисе була.
– Күп икән. Ә ике елга алсаң?
– 12,5 мең.
– Анысы да күп. Ә өч елга?
– Бәлки сезгә арзанлырак машина алыргадыр?
– Шулаен шулай да бит, ләкин плитә нәкъ менә шундый машина өстенә төште шул.
Читайте нас: