Беренче тапкыр парашюттан сикерүче егет инструкторга сорау бирә:
– Әгәр минем төп парашютым да, запас парашютым да ачылмаса, мин җиргә күпме вакыт очачакмын?
– Калган бөтен гомерең буе.
– Нишләп сезнең ирегез безнең кафега керми башлады?
– Аллага шөкер икән алайса! Без тагын әллә аны үпкәләттек микән дип борчылган идек.
Юләрләр йортында бер төркем авыру бик җитди рәвештә качарга әзерләнә. Биек койма аша чыгасы булганга бер атна күнекмәләр үткәрәләр. Иртәгә качасы дигән көнне юләрләрнең берсе кайгылы хәбәр алып килә.
– Койманы сүтеп атканнар.
– Вәли, чыраең калмаган, бер-бер хәл булдымы әллә?
– Булды шул, хатыным ташлап китте.
– Сөйләп бетергәнне көт: кичә төянеп кире кайтып керде.