Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
25 гыйнвар 2020, 12:22

Анекдотлар

Бер кыз – бер егеткә:– Сез нишләп миңа минут саен күз кысасыз?– Гафу итегез, авариягә эләккәннән соң минем күз кабагым шулай тартыша торган булып калды.– Кабахәт, ялганчы! Миндә инде хисләр туып килә башлаган иде!

– Сезнең иң курыккан нәрсәгез?
– Караңгылык һәм теш табибы.
– Теш табиблары аңлашыла. Ә караңгылыктан нигә куркасыз?
– Ә сез беләсезме караңгылыкта күпме теш врачы качып торырга мөмкин?
* * *
– Мин мәктәпкә бармыйм, – дип киреләнә биш яшьлек малай. – Анда имтиханда балаларны батыралар икән.
* * *
– Өйдә тынычлыкмы соң?
– Кая инде ул! Хатын аерылышырга йөри!
– Нишләп?
– Синең төсең залдагы тәрәзә пәрдәләре төсе белән туры килми ди.
* * *
Кияү кәләшне загстан күтәреп чыга. Кәләш аның колагына пышылдый:
– Вәли, без өйләнештекме инде?
– Әйе.
– Алайса муеныңа менеп атланыйм әле.
* * *
Чыгарылыш кичәсендә хезмәт укытучысы белән физрук сугышты. Нәтиҗәдә хезмәт укытучысы җиңде. Чөнки, каратэ ул каратэ, ә чукеч чукеч инде ул.
* * *
– Гали, синең хатыныңа ничә яшь?
– Аптыраган үзем дә. Аның сүзе буенча, ул безнең төпчек малайдан яшьрәк булып чыга.
* * *
Аяк киеме ремонтлау мастерскоенда кабул итүче хатын – клиентка:
– Ботинкагызны ремонтлаган өчен сездән 50 сум. Ләкин без сезнең бер ботинкагызны югалтканлыктан, 25 сум гына түләрсез.
* * *
Ике ахирәт очраша.
– Тормышларың ничек дип сорар идең ичмасам, Сания.
– Тормышлар ничек?
– Әй, сорама да!
* * *
– Айнур, минем компьютерым эшләми.
– Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
– Әйе, барыбер эшләми.
– Розеткага тыкканмы?
– Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
– Ә шырпы нигә?
– Бездә утны сүндерделәр.
* * *
Хатыны – иренә:
– Без синең белән беркая да чыкмыйбыз...
– Ярар, иртәгә мин чүп чиләге түгәргә чыгам, шунда үзем белән сине дә ияртермен.
Читайте нас: