– Миңа икра һәм сөяксез өч кило сыер ите.
– Ничек инде тоз 12 сум? 10 сум 20 тиен генә иде бит әле!
– Күрше, беләсеңме, әле Яңа ел җитмәгән, ә инде кайсыдыр чыршысын чыгарып аткан!
– Мин ул, яңасын куярга урын булсын дип, узган елгысын чыгарып аттым.
Кадерлем, Яңа елда күп эчмәгәч ничек рәхәт икән! Күңел булганчы йөрдек, барлык дусларны күрдек, кинолар карадык! Тиздән Раштуа, аны да кеше төсле билгеләрбез...
– Сезнең хатыныгызның алкалары бик тә оригиналь, беркайда да күргәнем юк иде андыйларны.
– Әй, Яңа елга аңа бүләк алырга башымнан чыгып очкан, үземнең запонкаларымны бүләк итәргә туры килде.
– Йә, сөйләп җибәр, мәктәптә нинди уңышларга ирештең?
– Уңышлар искиткеч! Бишенче сыйныф белән төзегән контракт тагын бер елга озынайтылды!