– Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
– Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
– Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
Кыш бабай балалар бакчасына килә.
– Син кем? – дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай.
– Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем!
– Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде дә, минем манный боткасын ашап бетереп китте.