Чишмэ
+19 °С
Облачно
Елмаеп алыйк
16 Ноября 2019, 12:46

Елмаябыз

Анекдотлар

– Мин үлеп бокс яратам. Хәтта шул спорт төре аркасында бик тә бай яшәп ятам…

– Сез танылган боксчы мәллә?

– Юк, мин теш табибы…

* * *

– Минем этем шундый акыллы: ишек янына килә дә ишеккә шалтырата, һәм мин аны кертәм…

– Ә минеке шалтыратмый…

– И-и, юләр икән этең…

– Юк ла, аның үзенең ачкычы бар…

* * *

Тукталышка китәргә җыенган автобус янына берәү йөгереп килә дә:

– Җәмәгать, бу нинди автобус?

– Мерседес…

– Юкла, нумеры нинди?

– A169BC 16rus.

* * *

– Сез Кипрга җыендыгызмы? Анда бит күләгәдә кырык градуслы эссе?!

– Ә мин күләгәгә кермәмен…
Читайте нас