Дача хуҗалары, каравыл торып, бер чиләк карлыган урлаган каракны тоталар. Тоталар да:
– Урлаган карлыганыңны үзең ашап бетер! – дип боералар.
Теге бичара, көч-хәл бер чиләк карлыганны ашап бетерә дә... эчен тотып шаркылдап көлә башлый.
– Нигә көләсең, дивана! – ди дача хуҗалары.
– Ә-нә, теге бакчага минем бер дустым кызыл борыч урларга кереп китте, – ди карак, һаман көлә-көлә. – Барып тотыгыз әле шуны тизрәк!