Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм куллары белән нәрсәдер бик җитез селки…
– Бу кем соң? – дип сорый пассажир капитаннан.
– Кем белгән? Һәр ел моннан узганда, ул шулай саташа…
Юлда ЮХИДИ хезмәткәре машинаны туктата:
– Сез сәгатенә 60 километр тизлегендә бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора…
– Гафу итегез, минем тизлегем төп-төгәл 40 иде, иптәш постовой…
– Менә радар күрсәтте бит…
Монда йөртүченең хатыны кысыла:
– Иптәш лейтенант, бәхәсләшмәгез. Салган чакта минем ирем шулай: бик тә үзсүзле…