Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
10 октябрь 2019, 13:38

Елмаеп һәм көлеп кенә

Сарык, тәкәббер генә борынын җыерып, ишәктән көлгән, ди.

– И ишәк, бичара, шул хурлыкка ничек түзәсең? Сине бит бөтен халык иң аңгыра хайван дип атый, – дигән.

– Дөрес түгел, – дигән ишәк, – мине берәүнең дә сарык дип атаганы юк.

* * *

– Минемчә, безнең бабайга икенче күзлек кирәк.

– Нишләп?

– Бер сәгать инде кабызылган кер машинасы янына утырган да, телевизордан карар нәрсә дә юк дип зарлана.

* * *

– Фәридә, син бигрәк юләр инде. Нигә шул

фирмага эшкә урнашмадың?

– Анда бернинди перспектива юк. Фирма хуҗасы өйләнгән...

* * *

Ялкау юлда барганда егылган. Торып бераз киткәч, абынып тагын барып төшкән. Шуннан соң:

– Икенче тапкыр егыласымны белсәм, бая ук тормаган булыр идем, – дигән.

* * *

Авыру бабалары мич башыннан олы оныгына әйтә:

– Улым, су гына алып кил әле.

– Кече оныгыңа әйт, суга ул якынрак, – дигән олы оныгы.

– Шул ялкаудан су сорап торасың. Үзең тор да эч, бабай. Бер уңайдан миңа да бирерсең, – дигән кече оныгы.
Читайте нас: