Укытучылары авырып киткәч, сыйныфташлары, аның хәлен белергә дип, Сәлимне җибәрәләр.
– Я, хәле ничек? – дип сорыйлар, кайткач.
– Өметсез! – ди ул, кулын селкеп, – иртәгә мәктәпкә килә.
– Өйгә эшең бер дә дөрес түгел, бу турыда әтиеңә язып җибәрәм әле.
– Дөрес итәсез. Моннан соң тырышыбрак эшләр.
Әтисе белән улы зур тизлектә автомобильдә баралар.
– Әти, әгәр машинаның көпчәге чыгып очса, безгә нәрсә булыр икән? – дип сорый улы.
– Борчылма, улым, минем запас көпчәк бар.