– Бик тә ошады! Анда шулай начар ашаталар. Хәтта мин җиде килограммга ябыктым…
Ике пеләш кеше кычкырыша.
– Ә син миннән дә пеләшрәк!
– Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм куллары белән нәрсәдер бик җитез селки…
– Бу кем соң? – дип сорый пассажир капитаннан.
– Кем белгән? Һәр ел моннан узганда, ул шулай саташа…
– Сания, чәй кайда ул? Эзлим, таба алмыйм…
– Әй, шуны да белмисең. Чәй «Аптечка» кабында, анда какао банкасы, аңа «Тоз» дип язылган...
– Тыңлагыз, сез миннән инде бишенче тапкыр билетлар сатып аласыз, – ди кассир бер ир-атка.
– Гафу итегез, әмма анда холлга керүгә, ниндидер бер саташкан миннән аларны ала да ерта.
– Нигә һәр шимбә сезнең фатирыгызда мәче кычкыра?
– Мин дә юам, минеке кычкырмый бит алай!
– Ә син аны сыкмыйсың мәллә?