Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
22 сентябрь 2019, 17:58

Кызык-мызыклар

Мәзәкләр

Гали белән Вәли күрше авылга тегермәнгә киткәннәр. Барган көнне үк тартырга мөмкинлек булмау сәбәпле, атларын сарайга ябып йокларга ятканнар. Йорт хуҗасы, Галине кызык итим әле дип, аның сакалын да, мыегын да кырып ташлаган. Кинәт кенә уяткан да:

– Гали абзый, атың чыгып качкан! – дигән.

Гали сикереп торган да, аны-моны абайламыйча, урамга чыгып йөгергән. Йөгерә торгач, битендәге тирләрен сөртим дисә, сакал-мыек юк! Йөгереп кайткан да йорт хуҗасына кычкырган:

– Әй син, юньсез, мине уятам дип Вәлине уяткансың бит! – дигән.

* * *

Бервакыт Мокыт агай асрарга ике кәҗә бәтие алган да көтүгә бирмәкче булган. Җәмилә түти әйткән:

– И, кәҗә бәтиләре ындыр-бакча тирәсендә йөреп тә үсәләр алар. Башлары исән булса ярар, – ди икән. Беркөнне бәтиләр кайтмый. Мокыт эзләп чыкса, бәтиләре ерымга төшеп, бүре ашап киткән булган. Мокыт аларның башлары белән аякларын күтәреп алып кайткан да:

– Менә, хатын, башлары калса ярар дигән идең, башлары гына түгел, аяклары да исән: менә сиңа ике бәти, ике баш та сигез тәпи, – дип башларын да, аякларын да Җәмилә түти алдына китереп салган, ди.
Читайте нас: