Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
25 август 2019, 14:14

Мәзәкләр

Ял көнегез күңелле һәм файдалы үтсен

Көннәрдән беркөнне бер агай базарда сату өчен коры имән казыгы төяп барган. Базарда моның янына бер рус кешесе килә дә сайлый башлый. Шуннан, мин сайлаганны хуҗа карап торды, ничә казык алганымны санагандыр инде, дип уйлап:

– Сколько штук считал? – дип сорый.

Теге абзый, ачуланып:

– Нинди чи тал булсын ди, коры имән казыгы бит, – ди.

* * *

– Алып калыгыз, мондый сөтле хайванны таба алмассыз. Сатмас идем, кәҗәләрне сөзә, – дип кычкырып, Галләм абзый базарда сыерын сата икән.

Бер кеше шунда әйтеп салган:

– Алай булгач, абзый, син, сыерыңны калдырып, нигә кәҗәләреңне сатмыйсың? – дигән.

– Әй ахмак, – дигән Галләм абзый, – кәҗәләрне саткач, оныкларга сөтне кайдан алмак кирәк.

* * *

Бер кеше базардан яңа итек алып кайтып килгәндә, ял итәргә туктап, юл буенда йоклап киткән, имеш. Соңрак икенче берәү килеп моның итекләрен салдырып алып киткән. Өченче кеше ат белән килә икән.

– Әй, аякларыңны юлдан ал, арба баса, – дип кычкырган ул.

Әлеге кеше:

– Юк, бу минем аякларым түгел, минекеләр итекле иде, – дигән.

* * *

Элегрәк вакытта булган бу хәл. Бер агайның шәһәргә беренче тапкыр килүе икән. Кибеттә колбаса күргән дә сатучыдан:

«Нәрсә бу?» – дип сораган ул.

– Колбаса, – дигән сатучы.

– Ни эшлиләр аның белән?

– Ашыйлар.

– Ни белән, ничек?

Сатучы җайлап кына сөйли башлый. Ләкин шунда ук: «Хәтерем начар, язып кына бирсәгезче», – дип бүлдерә аны агай. Сатучы ялкаулардан булмаган, күрәсең, язып биргән. Агай, колбасага акча түләп, кибеттән чыккан. Шулчак каяндыр бер эт килеп чыккан да тегенең колбасасын эләктереп тә качкан.

– Кач әйдә, җүләр эт, ашап рәхәтләнермен ди торгансыңдыр, барыбер ни эшләргә белми аптырап бетәрсең, сатучы язган кәгазь минем кесәдә калды лабаса, – дип шатланган агай.

* * *

Бер хатын:

– Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! – дип, ирен йөдәтеп бетерде, ди. Ире, хатыны өйдә юк чагында, чынаякларны бик әйбәтләп көл белән ышкып юганнан соң, матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны күреп исе китте, ди.

– Ай, рәхмәт төшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди матур чынаяклар алгансың! – дип әйтте, ди.
Читайте нас: