Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
11 август 2019, 12:31

«Әйттем мин аңа, әйттем!»

Юмореска

Зөбәер Мифтахов
...Хәлилнең күршесе Марыс, үзе болай ипле генә кеше, өеннән тып-тын гына чыга да, тып-тын гына кереп китә, зыянлы я гаугалы дип авыз күтәреп әйтерлеге юк, алай... Иллә мәгәр, быткычлыгы бар инде... Быткычлыгы бар... Атна-ун көн саен нинди дә булса бер дәгъва китереп чыгармый калмый... Анысы бик ба-ар!..

...Көннәрнең берендә, әйтик мәсәлән, күтәрмәсенә менеп, ишеген ачарга торганда, ихатада йөргән Хәлилне күреп ала да бу, ипләп кенә сүз куша:

– Карале, Хәлил күрше, ачуланма, иеме, үзең болай әйбәт кенә кеше инде син, иеме... Ә нишләп соң синең тавыкларың гел безнең бакчада йөри? Ә? Мин шуны аңламыйм!.. Кишер түтәлен бөтенләй тырнап бетерделәр бит инде!.. Кабакның чыккан берен чүпли торалар!.. Ә бәрәңге төпләренә оя казып кергәннәр!.. Әйдәле, менә, барып карыйк әле!..

«Синең бакчаңны тавык кермәслек итеп мин киртәләргә тиешме?» – дип тотынсаң, олырак тавышка китә, ә Хәлил андый кеше түгел бер дә... Ул, күршесе тагын берәр уй уйлап өлгергәнче, тизрәк «акланырга» керешә:

– Әйттем мин аларга, әйттем! Ныгытып әйттем! Нигә, мин әйтәм, күршенең коймасы тишек-тошык дигәч тә, гел шунда керәсез дә китәсез?! Керәсез дә китәсез?! Нигә дип, мин әйтәм, шуның кишер түтәлен тырныйсыз? Сезгә, мин әйтәм, ихатада чүп беткәнме?! Нәрсә дип, мин әйтәм, шуның карап торган бер бәрәңгесен казыйсыз?! Сезгә ихатада ком беткәнме? Тыңламыйлар, инде менә, тыңламыйлар!.. Ярар, күрше, син бик нитмә, мин аларга тагын бер кат ныгытыбрак әйтеп карармын әле! Ие! Ныгытып әйтермен!

...Марыс, җавап кайтарырга сүз табалмыйча, өенә кереп китә...

...Тик, атна-ун көн үтүгә, тагын бер дәгъва китереп чыгара бит, әй!..

– Карале, Хәлил күрше! – ди, күтәрмәсеннән торып. – Үзең болай әйбәт кенә кеше инде син, иеме... Ничә еллар күрше булып торып, кул күтәрешү түгел, кычкырып сүз дә әйтешкән юк бит инде безнең ике арада, иеме... Ә нишләп соң кичәгенәк синең әтәчең, койма аркылы очып кереп, безнең әтәчне канга туздырып талаган? Ә? Йоннарын тузгытып, кикриген телгәләп, аягын аксатып бетергән?!. Әйдәле, менә, үзең кереп карале...

– Әйттем мин аңа, әйттем! – дип керешә Хәлил бу юлы да. – Ныгытып әйттем! Нәрсә, мин әйтәм, тавыклардан эре күкәй салдырта торган затлы нәсел була торып, шул токымсызлар ягына керәсең? Мин, дим, сине, юньсезне, фәләнчә кадәр сумнарга төшереп, күрше тавыкларын бассын өчен сатып алдыммы? Юк инде, тыңламый! Тыңламагач тыңламый!.. Ярар, күрше, син бик нитмә, мин аңа тагын бер ныгытып әйтермен әле! Затлы нәсел дип тормам мин аны! Тибеп очырырмын, тагы да тыңламаса!!

...Ләкин, эш аңа ук барып җитми. Марыс күрше, тулаем алганда, әйбәт кеше бит ул үзе... Икенче көнне, күтәрмәсендә таптанып, ихатада йөргән Хәлилгә ипләп кенә тагын сүз куша:

– Син Хәлил күрше, кичә мин әйткәнне зурга алма инде, яме... Кергәләсен әтәчең безнең якка да, бик теләге булгач алай... Ие... Әтәч бит ул, әтәчлеген итәр инде... Бернишләп тә булмый инде... Сүз әйтмә син аңа...
Читайте нас: